Россия көне - Ватаныбыз бәйрәме

Хөрмәтле милләттәшләр! Барчагызны да Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Россия көне – без яши һәм эшли, укый һәм балалар тәрбияли торган бөек Ватаныбыз бәйрәме. Россия Федерациясе күп милләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халкы белән көчле. Безнең илдә, шул исәптән Ульяновск өлкәсендә дә рус булмаган халыкларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Без милли-мәдәни автономияләр турында федераль законга таянып, хакимият органнары белән уртак тел табып эшлибез. Дәүләт ярдәмендә милли бәйрәмнәр үткәрелә, мәктәпләрдә ана теле укытыла, телевизион тапшырулар, газета чыга, мәчетләр ачыла.
Кадерле семберлеләр! Һәммәгезгә дә тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле киләчәк телим. Һәр яңа көн сезнең өчен игелекле һәм шатлыклы булсын, киләсе көнгә ышанычны ныгытсын.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Ф.Сафин.