Күңелләрне сафландыручы мәҗлес

Димитровград шәһәре мөселманнарының барлык дини мәҗлесләре дә “Времена года” кафесында уза. Әлеге кафеның милләт җанлы хуҗалары Равил һәм Наилә Сабитовлар кунакларны һәрвакыт ачык йөз, киң күңел һәм хәләл ризыклардан сыгылып торган табын белән каршы алалар.

Ильяс хәзрәт Мухутдинов җитәкчелек иткән Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчете мәхәлләсе традицион ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерү юнәлешендә күп көч һәм тырышлык куя. Чал тарихлы мәчеттә биш вакыт намаз укыла. Хәзер намазларга күбрәге урта буын кешеләре һәм яшьләр йөри, ди Ильяс хәзрәт. Мәчет карамагындагы мәдрәсәдә балалар һәм өлкәннәр шәригать кануннарын, гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәнәләр. Ә җәй айларында биредә ир һәм кыз балалар өчен дини белем бирү курслары эшли. Сабыйлар шулай ук татар теле дәресләренә дә бик теләп йөри. Әлеге мәхәллә СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда да актив катнаша. Махсус хәрби операция геройларының хатыннары һәм әти-әниләре белән чәй өстәле артында очрашулар мәчеттә еш үткәрелә. Аларны дини мәҗлесләргә чакырып, кайгы-борчуларын җиңеләйтергә тырышабыз, ди хәзрәт.

“Времена года” кафесында ифтар һәм корбан мәҗлесләрен зурлап үткәрү дә күптән инде күркәм традициягә әверелде. Менә быел да юмарт эшмәкәрләр ярдәмендә оештырылган корбан ашында өч йөздән артык кеше катнашты. Ильяс хәзрәт аларның һәммәсенең дә чалган корбаннары кабуллардан булуын, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен теләп дога кылдырды. Аннары Димитровград шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова халыкка рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүгә, СВОда катнашучыларның якыннарын хөрмәтләүгә зур өлеш кертүе өчен Ильяс хәзрәткә рәхмәт белдерде. Шәһәрнең Иҗтимагый палатасы рәисе Марина Макшанцева исә Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдиновның власть органнары, бизнесменнар, иҗтимагый оешмалар һәм мәхәллә халкы белән аңлашып, уртак тел табып эшләве турында сокланып сөйләде. Ә Мәләкәс район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта мөселман дини оешмаларының Туган илебезнең киләчәге турында кайгыртып, җиңү көнен якынайтуга саллы өлеш кертүләрен билгеләп үтте. Димитровград шәһәре һәм Мәләкәс районы татар автономияләре рәисе, Мәләкәс районы башлыгы Азат Мидаров дини мәҗлесләрнең максатын ассызыклады. Менә шундый зур табын артында очрашулар халкыбызның бердәмлеген күрсәтә, күңелләрне сафландыра, милләтебез һәм динебезнең бүгенге хәле турында уртага салып сөйләшү мөмкинлеге бирә, диде Азат Рәшид улы. Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин төбәкнең барлык мәчетләрендә дә диярлек корбан ашлары узуы, меңләгән милләттәшебезнең корбан чалуы турында сөенеп сөйләде. Ул Димитровград Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәткә Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләген – “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медален тапшырды. Шәһәр автономиясенең элеккеге рәисе Марат Валиев та шундый ук бүләккә лаек булды, диде ул. Ә Мәләкәс районы татар хатын-кызларының лидеры Гөлнәфис Сәхабетдинова Татарстан мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен алу бәхетенә иреште. “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов Мәләкәс татарларын өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар басмасына язылырга өндәде. 37 еллык тарихы булган газетабыз язмышы сезнең кулда, дип мөрәҗәгать итте ул мәҗлестә катнашучыларга.

Филип авылы мәчете имам-хатыйбы Наил хәзрәт Мингачев Коръәннең “Ясин” сүрәсен укыганнан соң, мөселман кардәшләребез Аллаһы Раббыбызны олуглап тәкбир әйттеләр һәм шифалы корбан шулпасын авыз иттеләр. Ә Мукшы Күле мәчете имам-хатыйбы Гимран хәзрәт Хисмятуллов киләчәктә тынычлык урнашып, кеше каны түгелмәвен, хайваннар каны гына агуын теләп дога кылдырды.

“Киләсе атнада эшмәкәрләребез ярдәмендә тагын корбан ашы үткәрергә ниятлибез. Шулай ук СВО геройларының якыннары белән очрашу узачак”,- дип хәбәр итте Ильяс хәзрәт Мухутдинов.

И.ХАСИБОВ.