12 июнь – Россия көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр! Чын күңелдән сезне илебезнең төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе уңаеннан котлыйм!
Россия көне төрле милләт һәм дин кешеләрен, Ватанны якын күрүчеләрне, илебез тарихы белән горурланучыларны, хәзергене үстерүчеләрне һәм киләчәк уңышларга нигез салучыларны берләштерә. Президентыбыз Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елы нәкъ менә шул турыда исебезгә төшерә.
Безнең бөек илебез бай һәм күпмилләтле. Үзара ярдәмләшү һәм дуслык традицияләре, ныклы гаиләләр һәм өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү, ерак гасырлардан килгән рухи нигезләр һәм әхлакый кыйммәтләр һәрвакытта да Россия өчен терәк булып торды – алар тарихыбыз һәм мәдәниятебез өчен фундаментка әверелде.
Бүген безгә бердәм һәм бергә булу аеруча да кирәк. Ватанга мәхәббәт һәм аның хакына хезмәт итү омтылышы – дәүләтнең бөтен тарихи юлында үзгәрми торган тәртипләр. Гади булмаган халыкара вәзгыятьтә Ульяновск өлкәсе бөтен Россия белән бергә үсеш һәм хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр таба. Талантлы инженерларыбызның алдынгы казанышлары белән илнең технологик суверенитеты ныгый, бизнесның иң яхшы вәкилләре Россиянең киләчәге хакына уңышларга ирешә, инфраструктураны, фән белән мәдәниятне, тормышның башка сфераларын үстерә. Сәламәтлек саклауның яңа объектлары калкып чыга, социаль ярдәм көчәя, мөһим иҗтимагый проектлар тернәкләнә. Безнең көчебез – бердәмлектә. Без бергәләп илебезнең бөеклеген һәм куәтен арттырабыз, аның чәчәк атуы өчен барысын да эшлибез һәм яңа үрләр яулый алырбыз дип ышанам.
Кадерле дуслар! Тырыш, фидакарь хезмәтегез һәм Туган илгә мәхәббәтегез өчен рәхмәт! Сезгә нык исәнлек, иминлек һәм барлык эшләрегездә дә уңышлар телим!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.