Россия көне белән!

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр!
Сезне Россия көне белән тәбриклим!
Бу бәйрәм туган җирен яратучыларны, аның тарихы белән горурланучыларны һәм лаеклы киләчәге хакына хезмәт итүчеләрне берләштерә. Россия үзенең кешеләре – икмәк үстерүчеләре, балаларга белем бирүчеләре, дәвалаучылары, төзүчеләре, Ватанны саклаучылары белән көчле. Һәр районда, һәр авылда чын патриотлар яши – безнең уртак көчебез менә шул инде.
Сезнең гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, ә үз көчегезгә ышануыгыз барлык планнарыгызны да тормышка ашырырга ярдәм итсен. Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек, барлык башлангычларда да уңышлар һәм бөек Туган илебез белән горурлык хисе телим!
Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе секретаре Владимир Камеко.