Бәйрәм белән!

Кадерле дуслар! Ихлас күңелдән сезне Россия көне уңаеннан котлыйм!
Россия – ул без, аның гражданнары, аның балалары. Һәркайсы мөһим. Һәркайсы үз иленә кирәкле.
Халкыбызның рухы нәкъ менә биредә, үзәктән читтә, уңайлы һәм кунакчыл шәһәрләрдә, авылларда һәм бистәләрдә яши. Җирдә яшәү һәм хезмәт итү – иң лаеклы һәм кирәкле кәсепләрнең берсе, бу илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү, гасырлардан килгән традицияләрне саклап калу, киң, зур Россияне бердәм итү дигән сүз.
Хезмәтегез, туган җиргә мәхәббәтегез һәм аның турында кайгыртучанлык күрсәтүегез өчен рәхмәт. Без, һичшиксез, шушы гади булмаган заман сынауларына бирешмәбез, барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарбыз һәм Ульяновск өлкәсе районнарындагы тормышны лаеклы, заманча һәм уңайлы итә алырбыз. Без биредә, үзебезнең туган җиребездә балаларыбыз өчен яхшы киләчәк булдырырбыз. Без башкача эш итә алмыйбыз, чөнки без – Россия!
Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Россия көне белән!
Хөрмәт белән, Ульяновск өлкәсеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кононов.