Рөстәм Джалилов истәлегенә
Иске Майна районы Новиковка урта мәктәбендә СВО герое – Иске Кызылсу урта мәктәбен тәмамлап, Туган илебез, күк йөзенең һәрвакытта да тыныч булуы хакына газиз гомерен биргән Рөстәм Рәсим улы Джалилов истәлегенә багышланган экспозиция ачылды.

Тантанада Туган илне күз карасыдай саклауны изге эш итеп санаучылар катнашты. Алар махсус хәрби операция геройлары Сергей Святов белән Рөстәм Джалиловны илебез патриотлары, курку белмәс сугышчылар итеп тәрбияләп үстергән өчен әти-әниләренә һәм якыннарына рәхмәт белдереп, алар алдында түбәнчелек белән башларын иделәр.
Мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Габдрәис кызы Абдюшеваның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Мәктәпне тәмамлап, тормыш юлында үз урыннарын тапкан Сергей белән Рөстәм турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланачак, алар бала вакыттан ачык күңелле, нык характерлы һәм көчле рухлы иделәр, диде мөгаллимә.
Бу көнне мәктәпнең һәрбер укучысы үзе өчен шундый сабак алды: геройлар безнең арабыздан китмичә, безнең белән – безнең күңелләрдә, мәктәп тарихында кала.