Мәчеттән – СВО зонасына

Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете территориясеннән Луганск Халык Республикасының Лутугино шәһәренә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.

Мәхәллә мөселманнары һәм юмарт эшмәкәрләр тырышлыгы белән әзерләнгән гуманитар йөккә фронтта мәчет торгызу өчен кирәкле булган материаллар – манара, агач материаллары, пластик тәрәзәләр, шулай ук сугышчылар сорап җибәргән нәрсәләр – вакуумлы брикетлар, кипкән җиләк-җимешләр, намазлыклар, Коръән китаплары белән дини брошюралар керә. Ә төзелеш өчен кирәкле инструментлар наборын – фрезерлар, электролобзиклар һәм башка электр инструментларны Ульяновск шәһәр Думасы депутаты Владимир Шеянов үзенең командасы белән китереп тапшырды, ди мәчетнең имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов.

Моннан тыш, “Сальсабиль” мәктәбе укучылары СВО зонасындагы якташларыбызга җылы эчтәлекле хатлар язганнар. Җиңү шатлыгы белән исән-сау кайтыгыз, абыйлар, дип теләк тели сабыйлар.

Хәйрия акциясенә кушылып, ярдәм кулы сузучыларга чын ихластан рәхмәт белдерәбез, ир-егетләребез тылның ныклы булуын, тылдагыларның фронттагыларга булышуын белеп торсыннар, ди Рәсүл хәзрәт.

2 нче Җәмигъ мәчете мәхәлләсе бу көннәрдә чираттагы гуманитар йөкне туплауга керешкән. Изге эшкә үз өлешегезне кертергә ашыгыг