Иң яхшы китапханәче

Ульяновск өлкәсендә Н.И.Никитина исемендәге өлкә премиясенә лаек булган китапханәчеләр исемлеге игълан ителде.

Лауреатларны бүләкләү тантанасы Гомумроссия китапханәләр көнендә өлкәнең фәнни китапханәсендә узды.

Чардаклы районы Үрән авылы китапханәсе китапханәчесе Эльвира Кәримова “Муниципаль берәмлекнең иң яхшы китапханәчесе” номинациясендә җиңүче итеп танылды.

2026 елда өлкә премиясен алу өчен конкурста төбәкнең 13 муниципаль районы белән шәһәр округыннан 14 китапханә хезмәткәре катнашкан.

Өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлап, Губернатор Алексей Русских исеменнән бүләкләр һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.