Атказанган журналист

Яшьлек елларында педагог һөнәрен сайлаган Рузия Хәлимова менә утыз ел инде татар матбугатында хезмәт итә. Ул Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем йөртә.
Татарстанның Чүпрәле районы Иске Ишле авылында туып үсә ул. Авылда сигезьеллык мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан педагогия училищесына укырга керә. Кулына яңа гына диплом алган яшь белгечне Биектау районының Татар Айшәсе мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп эшкә җибәрәләр. Шул чорда Казан дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керергә дә мөмкинлек таба. Авыл мәктәбендә эшләп беркүпме тәҗрибә туплаган мөгаллимәне язмыш җилләре Ульяновскига алып килә. Ул 55 нче мәктәптә җиң сызганып эшкә керешә һәм шәһәребездә беренчеләрдән булып татар телен аерым фән буларак укыта башлый. Аннары беренче татар гимназик классы укучыларына белем бирә. Ә 1996 елдан Рузия Генерих кызы “Өмет” газетасы редакциясендә эшли. Бүген ул компьютерда газетаны замана таләпләренә туры китереп версткалаучы да, хаталарны тикшерүче дә, котлаулар һәм белдерүләргә заявкалар кабул итүче дә. Төрле темаларга мәкаләләр язарга һәм “Йөрәк сере”н, “Балалар сәхифәсе”н алып барырга да өлгерә. Тагын әле җирле язучыларыбызның китапларын әзерләргә дә вакыт һәм мөмкинлек таба. Җәмәгать эшләре белән дә бөтен күңелен биреп, бик теләп шөгыльләнә. Ул – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе президиумы әгъзасы һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Засвияжье район советы рәисе.
Күпьеллык тырыш, фидакарь хезмәте өчен Рузия Генерих кызы Ульяновск өлкәсе буенча Баш федераль инспекторның Рәхмәт хаты, өлкә Губернаторының Мактау грамотасы, өлкә Законнар чыгару Җыелышының Почет грамотасы, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медале, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Бөтенроссия мөселман хатын-кызлар союзының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. 2022 елдан Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем йөртә. Ул - 2013 елдан Россия Журналистлар союзы әгъзасы.
Рузия Генерих кызының гаиләсе сокланырлык. Тормыш иптәше Исхак Хасибулла улы белән менә 33 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Олы уллары Инсаф өлкә клиник хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары хирургы булып эшли, киленнәре Эльвира шул ук больницаның реанимация бүлегендә анестизиолог-реаниматолог вазыйфаларын башкара. Алар әти-әниләренә гаҗәеп матур, акыллы кыз – оныклары Айлинны бүләк иткәннәр. Ә Казанда яшәүче кече уллары Динар “Россельхозбанк”ның IT- компаниясендә хезмәт куя.
Ихлас йөрәктән!
Хөрмәтле Рузия Генериховна! Сезне күркәм юбилеегыз уңаеннан кайнар котлыйбыз һәм озын гомер, саулык, гаилә бәхете, тигез, тыныч тормыш телибез. Газетаны замана таләпләренә туры китереп бизәүгә, яңа темалар белән баетуга, бердәнбер милли басманы халыкка таратуга һәм редакциянең социаль челтәрләрен хәбәрләр белән тулыландырып торуга зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сез Ульяновск өлкәсе татарлары тормышындагы яңалыкларны Бөтендөнья татар конгрессына һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына җибәреп торырга да мөмкинлек табасыз. Алдагы көннәрдә иҗат дәртегез артып торсын, каләмегез беркайчан да тутыкмасын. “Өмет” газетасын укучыларны тирән мәгънәле мәкаләләрегез белән сөендереп торырга насыйп итсен.
“Өмет” газетасы редакциясе коллективы.
* * *
Хөрмәтле Рузия Генериховна! Сезне юбилейлы туган көнегез уңаеннан тәбрикләп, татар телен һәм мәдәниятен, татар матбугатын саклап калып үстерүгә, өлкәбез татарларының данын еракларга таратуга зур өлеш кертүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сез Засвияжье районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе сыйфатында күпләргә үрнәк булырлык эшләр башкарасыз. Йола бәйрәмнәре үткәрәсез, СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатасыз, татар балаларына ана телен өйрәтәсез, гүзәл затларыбызны милли һәм дини эшләргә тартасыз. Сезгә сөенечле озын гомер, сәламәтлек, гаилә бәхете, бала-оныклар шатлыгы теләп калабыз.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы.