9 май - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, кадерле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр! Сезне ихлас йөрәктән бөек, олуг бәйрәм - Җиңү көне белән котлыйм!
9 май безнең өчен һәрвакытта да ныклык һәм сыгылмас ихтыяр, батырлык һәм каһарманлык, үз-үзеңне фида кылу һәм җиңүле бердәмлек турында искә төшереп торучы әһәмиятле дата булып калачак. Сугыш кырында төрле халыклар вәкилләре иңне-иңгә куеп, бер Туган илне саклыйлар.
Сугыш елларында Ульяновск өлкәсе Җиңү көнен якынайтучы дистәләгән мең сугышчыны фронтка озату белән беррәттән, илнең куәтле тыл терәге буларак та мәңгегә тарихка кереп кала. Безнең төбәккә совет республикаларыннан һәм Мәскәүдән мөһим предприятиеләр эвакуацияләнә. Монда кешеләр ташкыны агыла һәм бик тә катлаулы шартларда зур көч барлыкка килә, ул фронтка патроннар, снаряд заготовкалары, йөк машиналары, легендар “Катюша”лар өчен комплектлау әйберләре, элемтә җиһазлары һәм башка күп нәрсәләр озатып, явыз дошманга каршы тора.
Тыл хезмәтчәннәре чын мәгънәсендә батырлык үрнәге күрсәтә - тыныч, көндәлек һәм шул ук вакытта бөек батырлык үрнәге. Шушы батырлык истәлегенә Ульяновскига “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Бүген безнең алдыбызда тарихи хәтерне саклап калу, Бөек Ватан сугышы турындагы дөреслекне яклау һәм аларны әхлакый ориентир һәм көч чыганагы буларак яшьләргә тапшырып калдыру бурычы тора. Президент Владимир Путин тарафыннан илебездә игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында без моңа игътибар бирүне дәвам итәчәкбез.
Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Чын күңелдән сезгә нык исәнлек, озын гомер, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.