Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

9 май бәйрәме алдыннан Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Фриауф Өчкаен авылының Гимрановка поселогында яшәүче тыл хезмәтчәннәрен – Фәтынә Хайрулла кызы Кияметдинова белән Зөһрә Хөснулла кызы Сафиуллинаны Бөек Җиңү көне уңаеннан котлады.

Хакимият вәкиле бөтен гомерләрен тырыш, фидакарь хезмәткә багышлаган хөрмәтле ветераннарга нык исәнлек, хәерле озын гомер һәм иминлек теләп, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Яңа Малыклы район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина исеменнән котлау открыткалары белән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шундый очрашулар һәрбер кешенең хезмәте һәм батырлыгы илебез тарихында мөһим урын алып торуын, буыннар бәйләнеше дәвам итүен, олы буын вәкилләренең хөрмәт вә ихтирамга лаек булуын күрсәтә.

Кадерле ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән тәбриклибез! Тыныч тормыш, бәхетле картлык һәм сәламәтлек насыйп булсын.