РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ ВЛАДИМИР ПУТИН

Җиңү варислары буларак 9 Майны ил өчен иң мөһим бәйрәм итеп билгеләп үтәбез. Ата-бабаларыбыз Ватаныбызны саклап калдылар һәм илебезне һәрвакыт яклауны васыять итеп калдырдылар. Безгә кадерле булган бөтен әйберне сакларга куштылар.

Төрле милләт вәкилләренең каһарманлыгы мәңгегә хәтергә кереп калачак. Советлар Союзы үзенә иң авыр һөҗүмнәрне кабул итте, миллионлаган кешеләр кулына корал алып каршы торды. Шуның нәтиҗәсендә, Икенче бөтендөнья сугышында бәхәссез җиңүгә ирешелде.