Диңгезләр гиздек, авырлыкларга түздек...

Әтием Шәрифулла Хисмәтулла улы Гайнуллов гади крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, күрше авыл мәктәбенә алты чакрым араны җәяү йөреп, белем алуын дәвам итә. Ул укытучы булырга хыяллана. Ләкин каһәр суккан Бөек Ватан сугышы әтиебезнең уй-ниятләрен челпәрәмә китерә.
Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, яшүсмер тормыш арбасына җигелергә мәҗбүр була. Авыл хатын-кызлары һәм яшүсмерләр белән бергә көне-төне колхозда эшли. Ә 1944 елда армия сафларына чакырыла.
Туган авылы Иске Исәнтимергә әйләнеп кайткач, 1950 елда әниебез белән гаилә корып җибәрәләр. Алар 57 ел бергә гомер иттеләр. Безне - алты баланы тәрбияләп үстереп, аякка бастырдылар. Хәзер инде икесе дә бакыйлыкка күчтеләр. Урыннары оҗмахта, рухлары шат булсын.
Әтием 1944-1948 елларда армия сафландыра хезмәт итә. Менә шул хезмәт елларының hәрбер көнен ул истәлек өчен көндәлегенә язып барган. Шушы көндәлектән өзекне газета укучылар игътибарына тәкъдим итәм.
Гөлсирә ФӘХРЕТДИНОВА,
Иске Исәнтимер авылы.
“...1944 елның 27 ноябрендә без - авылның сөлектәй ун егете, чаналарга утырып, район үзәге Яңа Малыклыга киттек. Ул вакытта безгә нибары 17 яшь иде. Бу көнне Яңа Малыклыдан никтер озата алмадылар, шунлыктан квартирга кереп кундык. Иртүк торып җәяү Мәләкәскә юл тоттык. Анда кичен товар вагоннарына төялешеп Ульяновскига киттек. Киндяковка станциясендә ике сутка башкаларны көтеп торырга туры килде.
Менә 5 декабрь көнне барасы урынга - Суслонгер станциясенә китереп төшерделәр. Аннан 12 чакрым ераклыкта урнашкан урман эчендәге лагерьга алып киттеләр. Шул көнне үк барыбызны да тигез сафларга тезеп бастырып, аерырга тотындылар. Без - авылдашлар күпме генә бергә булырга тырышсак та, төрле якларга таралдык. Мин Әхмәт Вафин белән бер группага эләктем.
Икенче көнне солдат киемнәре киендереп, танк-истребительләр батальонының 2 нче укчылар полкы 57 нче аерым дивизиясенә билгеләделәр. Әхмәт белән 3 нче ротаның 3 нче взводы 2 нче отделениясенә эләктек. Солдат тормышының ачысын-төчесен бергә татып, бер ай шунда хезмәт итттек. Бер генә ай хезмәт итсәк тә, анда күргән авырлыклар беркайчан да онытылмас инде.
Декабрь ахырында безнең батальонда комиссия булып, флотта хезмәт итәргә теләүчеләрне сайлап алдылар. Без дә Әхмәт белән, ни булса, шул булыр дип, комиссия үтәргә булдык. Безне сайлап алдылар һәм 7 январьда поездга утырып Ерак Көнчыгышка таба киттек. Юлда барганда бик салкын булды. Кыш уртасы, ә безнең өсләребездә җиңелчә киемнәр генә иде бит.
1 февральдә поезд белән Амур заливы буена – 2 нче елга станциясенә килеп төштек. Шул көнне гомеремдә беренче тапкыр зур суны күрдем. Мунча керттеләр. Тын океан флотының экипажында бераз тордык. Аннары балык портына - Владивостокка озаттылар. Анда бер атна хезмәт иткәннән соң, яңадан экипажга кайтардылар.
1945 елның 23 феврале хәтеремдә озак сакланыр, чөнки шул көнне сәләмә солдат киемнәрен салып, өр-яңа флот киемнәре киеп, илебезнең су чикләрен саклаучы матрослар гаиләсенә кушылдым. Экипажда яңадан комиссия булып, Әхмәт белән аерылыштык. Комиссия мине палубный комендорга укырга җибәрү турында карар кабул итте.
23 февральдә янә Владивостоктан 7 чакрым ераклыктагы складка эшкә җибәрделәр. Анда ай ярым җир казып, Ерак Көнчыгыш туфрагының нинди икәнен күрергә туры килде.
9 апрельдә яңадан экипажга кайтардылар һәм 10 апрель көнне Владивостокка киттек. Менә шул көнне беренче тапкыр катерга утырып, диңгезгә чыктым. Уку-укыту отряды Владивостоктан 7 чакрым ераклыктагы Русский утравында урнашкан иде.
Оружие мәктәбенең 3 нче ротасында, палубный комендорлар сменасына эләгеп, укырга керештем. Биредә үзебезнең милләттәшләребезне очраттым - безнең сменада Сәит Нугайбеков белән Харис Рафиков бар иде. Алар белән танышып, укулар беткәнче бертуганнар кебек яшәдек.
1945 елның 25 октябрендә укуны "отлично" билгесенә тәмамлап, Русский утравыннан үзебезнең экипажга кайттым. Аннары азык-төлек төяп, 3 ноябрьдә Владивостоктан төньякка, Владимир портына юнәлдек. Шактый кыенлыклар күрдек. Беренчедән, диңгездә беренче тапкыр булуым сәбәпле, "диңгез авыруы" ябышты, икенчедән, берничә көн ачык баржада барырга туры килде.
6 ноябрьдә Владимирның Северный бухтасына килеп урнашып, Октябрь бәйрәмен каршыладык. 10 ноябрьдә “Бурун” сторожевой корабленнән писарь килеп, безне үзе белән алып китте. Менә шул көнне беренче тапкыр трап буенча кереп, хәрби корабльнең палубасына аяк бастым. Бергә укыган егетләрдән бишәү эләксәк тә, татарлардан монда берүзем идем. Ул вакытта "Бурун" Владимир портының "Ракушка" дигән почмагында басып тора иде. Шул урыннар турында кыскача гына язып үтим әле. Тирә-якта сопкалар белән капланган урман. Ерак түгел генә Весёлый һәм Яр дигән авыллар җәелеп киткән. Декабрь ахырында Владивостокка кайтып киттек һәм Хәсән күленә бардык.
Корабльдә палубный комендорлар күп булуы сәбәпле, 4 ай ярым пулеметчы булып хезмәт иттем.
1946 елның 24 февралендә "Сокол"га утырып Владивостокка киттек. 25ендә анда барып җиттек. 3 мартта халык җыелып беткәч, Владивостокта товарный поездга утырып, соңгы тапкыр Ерак Көнчыгыш җирләрен карап, алар белән саубуллашып, Лениградка юл тоттык. Зур шәһәрләр аша үттек.
6 мартта Лениградка барып төшү белән безне 2 нче Балтыйк буе экипажына озаттылар. 30 мартта Грибоедов каналындагы ОДСКРга җибәрделәр. Анда 15 көн тордык.
15 мартта поездга утыртып Рига шәһәренә озаттылар, аннан Либава шәһәренә җибәрделәр. Анда безне су асты көймәләренә билгеләделәр. Башта 24 нче көймәгә эләктем, ике-өч көннән "Н-22” су асты көймәсенә күчерделәр. Шунда ахыргача хезмәт иттем.
Хәзер шул көймәдә йөргәннәрем турында бераз язып үтәм. Мине анда зенитный комендор итеп билгеләделәр. Ул көймә немецларныкы булу сәбәпле, пушкалар кулланырга яраклаштырылмаган иде. Шуның өчен ремонтка барганда аларны алып ташладык.
Либава шәһәрендә бераз торганнан соң, безнең база Рига шәһәрендә булу сәбәпле, 29 майда су асты көймәсендә Ригага юл тоттык.
Ригада берничә тапкыр диңгезгә чыгып, 60 мильдәге Рухну утравына бардык. 12 августта плавучий докка кердек һәм ике ай шунда тордык. Доктан чыккач, 16 октябрьдә Финляндиягә ремонтка киттек. Турку дигән шәһәрдән 8 чакрым ераклыктагы портка барып швартоваться иттек. Биредә тагын берничә көймә бар иде. Безнең көймәгә ремонт ясадылар. Анда торганда безгә бик уңайлы булды. Беркая да җибәрмәделәр, шәһәргә офицер белән генә чыга идек.
11 ноябрьдә мине отпускыга җибәрделәр һәм 12 декабрьгә хәтле өйдә тордым.
Кыска вакытлы ялдан кайткач, тагын Рига шәһәренә киттек. Шул ук айны Хельсинки шәһәренә бардык. Аннары Таллинга барып кайттык. Хәрби диңгез флоты көненә багышланган парадта катнаштык. Шул парадтан соң безнең өчен чынлап торып подводниклар тормышы башланды. 10-15 тәүлек буе коры җир күрмичә, диңгездә су астында йөзү безнең өчен гадәти эш булып китте. Шулай итеп, октябрь аена кадәр йөзеп, имтиханнарны тапшырып, подводниклар сафына кердек. Октябрь аенда батарейкаларны алмаштырып, парадка әзерләнә башладык. 7 ноябрь көнне Ригада хәрби парадта катнаштык.
Матур гына хезмәт иткәндә, кинәт исәнлегем какшап китте. Авыруым җиңел булмаганга, мине хәрби-диңгез флотында хезмәт итәргә яраксыз дип таптылар. Госпитальдә өч ай ятканнан соң, 1948 елның 2 мартында үзебезнең частькә кайттым. 11 мартта документларны алып, өйгә җыена башладым.
25 мартта иптәшләрем белән саубуллашып, өйгә кайтып киттем. Аерылышу җиңел булмады. Бертуганнар кебек дуслашып беткән идек инде. Дуслар Рига-Мәскәү поездына утыртып җибәрделәр. 27 мартта иртәнге сәгать 6да Мәскәүгә килеп төштем. Буш вакытым күп булудан файдаланып, Кызыл мәйданга барып, Ленин мавзолеена кердем.
28 мартта поезд белән үзебезнең якларга юл тоттым. Якушка станциясендә абыем каршы алды. 30 мартта туган авылыма кайтып төштем”.