Аларның балачагын сугыш урлаган

Җиңү көне уңаеннан Зур Чирекле урта мәктәбенең 9Б классы укучылары авылның сугыш чоры баласы Мәрзия Биләл кызы Ибраһимова белән очраштылар. Мәрзия апа олы яшьтә булуына карамастан, бала вакытында күргән авырлыклар, михнәт-газаплар, тормыш нужасы турында искә төшереп сөйләде.

Мәктәп укучылары хезмәт ветеранына рәхмәт сүзләрен ирештереп, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Безнең буын кешеләренең балачагын каһәр суккан сугыш урлады, ачлык һәм ялангачлыкны җитәрлек татыдык, хәзер ил-көннәребез, дөньялар тыныч, имин булсын иде, диде Мәрзия апа, күз яшьләрен сөртеп. Әлеге патриотлык һәм өлкән буынга хөрмәт күрсәтү дәресе мәктәп укучылары күңелендә озак сакланыр.