Аңлашабыз дуслык телендә

Димитровградның “Юность” балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәгендә хәзер инде традициягә кергән Идел буе халыкларының милләтара фестивале гөрләп узды. Россия халыкларының бердәмлеге елы кысаларында оештырылган әлеге чарада катнашучы татар балалары белән “Өмет” газетасы журналистлары да аралашып кайтты.

Ульяновск өлкәсенең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы, милли-мәдәни автономияләр тарафыннан үткәрелгән профильле сменаның җитәкчесе – мәгариф үсеше институтының этномәдәни белем бирү бүлеге начальнигы Елена Матюнина безне, һәрвакыттагыча, елмаеп, колач җәеп каршы алды. Татар балалары сезне көтәләр, күмәкләшеп фоторәсемгә төшәселәре килә, диде ул һәм белем бирү үзәгенең фойесында җәелеп киткән ифрат та бай эчтәлекле күргәзмә белән таныштырды. Биредә рус, татар, чуваш һәм мордва халкының тормыш-көнкүрешен, йолаларын чагылдырган ядкарьгә тиң экспонатлар урын алган. Күргәзмәнең татар мәдәниятенә багышланган почмагын без әзерләдек, дип җиткерде Ульяновск районы Охотничья урта мәктәбе укытучысы Әдия Басыйрова. Шулай ук Карсунның кадетлар мәктәп-интернаты һәм Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбе укучылары да татар почмагын баетуга зур өлеш керткәннәр.

Милли утарларны хәтерләткән күргәзмә белән танышканнан соң, безне үзәкнең актлар залында милләтара бәйрәм көтә иде. Охотничья мәктәбе балалары бөтен тырышлыкларын куеп, татар мәдәниятен тәкъдим иттеләр. Чынлы районы Иске Алгаш мәктәбе укучылары да сынатмады – чувашча җырладылар һәм биеделәр. Ә Кузоватово районы Кивать авылыннан килгән егетләр һәм кызлар, залда утыручы актив яшьтәшләрен дә җәлеп итеп, мордва халкының милли йолаларын искиткеч оста күрсәттеләр. Кивать балаларының ана телендә – мукшыча камил, рус сүзләрен кушмыйча сөйләшүләре аеруча сокландырды. Яңа шәһәрнең 64 нче мәктәбе һәм 102 нче Губернатор лицее укучылары исә төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, дуслык телендә аңлашуларын күрсәтүгә ирештеләр. Лицей укучылары Илсаф белән Илсур аккордеонда татар көйләрен башкарып, бәйрәмгә кабатланмас ямь өстәде. Татарча аңлыйм, әмма сөйләшә белмим, диде башына матур түбәтәй киеп куйган Илсаф.

Идел буе халыкларының милләтара фестиваленә быел Чардаклы, Иске Майна, Ульяновск, Барыш, Карсун, Николаевка районнары һәм Ульяновск шәһәре мәктәпләреннән утызга якын татар баласы килгән иде. Без аларга “Өмет” газетасының 37 еллык тарихы һәм эчтәлеге турында сөйләдек. Ай саен чыгып килүче “Балалар сәхифәсе”ндәге викторина һәм кроссворд сорауларына җаваплар җибәреп торуларын үтендек. Ә моның өчен әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз почта бүлегенә барып, өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасына язылырга тиеш, дип аңлаттык милләт җанлы балаларга. Редакциянең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгы һәм Сембер-Ульяновск төбәгенең мәшһүр шәхесләре темасына викторина да үткәрде. Дөрес, викторина сорауларына күбрәге Зур Чирекле мәктәбе укучылары җавап бирделәр. Әлеге мәктәп укучылары татар телен камил белүләре белән дә аерылып торалар. Әлбәттә инде, бу – мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәсиха Рафат кызы Ягудинаның тырышлыгы нәтиҗәсе. Шулай ук Ульяновскиның 28 нче мәктәбе укучылары Әминә Незеева белән Әминә Хәмидуллова да Тукай иҗаты белән таныш булуларын күрсәттеләр. Истәлекле очрашуның хөрмәтле кунаклары – Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов һәм Димитровград шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Гөлсинә Ханәфи балаларны үзләренең иҗат юллары белән таныштырып, яңа гына табадан төшкән шигырьләрен сөйләделәр.

Милләтара фестивальнең программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар татар балалары белән “Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре” темасына гаҗәеп кызыклы музыкаль–танып белү программасы үткәрде. Алар яшь талантларга “Бердәмлек” халык театры эшчәнлеге, Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Гакыйль Сәгыйров иҗаты турында сөйләделәр. Ә Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина татар халкының милли костюмы темасына мавыктыргыч мастер-класс уздырды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин исә балаларны мәктәпләрдә эшләп килүче татар түгәрәкләренә йөреп, ана телебезне өйрәнергә, өйдә әти-әниләре белән үзебезчә аралашырга өндәде. Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узачак чаралар планы белән таныштырып үтте. Кояшлы июнь аенда безне Сабантуй, Акатуй һәм Шумбрат бәйрәмнәре көтә, диде ул. Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашу да балалар күңелендә озак сакланыр. Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева милли мәгариф учагында балаларның ике телдә белем алып, югары уку йортларына ансат кына керүләре турында горурланып сөйләде. Ә мәктәп музее җитәкчесе Фатыйма Умярова халкыбыз геройлары, милли мәдәниятебез хакында бәян итте. Димитровградның танылган рәссамы Вәгыйзь Хайруллов балаларны рәсем ясау серләренә төшендерде. Мәләкәс шагыйрәсе Гөлсинә Ханәфи Туган ил, мәхәббәт турында шигырьләрен яңгыратты. “Сүнмәс йолдызлар” халык ансамбле солисткасы Суфия Зайнуллова очрашуны моңлы җырлары белән бизәде.

Фестивальдә катнашучы балалар төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, дуслык телендә аңлаштылар. Без төрле, әмма без бергә, бердәмлектә – көч, ди алар бертавыштан.

Исхак ХӘЛИМОВ.