Сагышлы һәм изге бәйрәм белән!

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, сугыш чоры балалары!
Табигатьтә кабат җылы һәм чәчәкле яз! Тынычылык сөюче илебез халкы чираттагы Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә. Ул безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле көн. Сугыш тәмамланганга сигез дистә ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның, ятим калган сабыйларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш чоры балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел.
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Сугыш чоры балаларының кайберләре әле бүген дә сафта булуы белән горурланабыз. Сез бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә! Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын вәкилләренә карата ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк.
Кадерле сугыш һәм тыл ветераннары! Ихлас йөрәктән сезне Җиңү көне белән тәбрик итәм. Тән яраларыгыз сугыш елларын мөмкин кадәр сирәк искә төшерсен, олыгайган көннәрегездә җан яраларыннан сакласын. Сез күргәннәрне, сез кичергәннәрне кабат кичерергә язмасын. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты рәисе Р.Ф.Сафин.