Тәкъдирләрне булмый үзгәртеп

Әлеге шигырь Татарстанның Чүпрәле районы Чепказ-Илмәт авылы батыры - махсус хәрби операция зонасында сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булган Наил Әхмәтов истәлегенә әнисе үтенече буенча язылды.
Үткән идек утлы сугышны,
Кабатланмас, диеп уйладык.
Никадәрле михнәт күрсәк тә,
Яшәүдән без бер дә туймадык.
Әфган инде бераз онытылып,
Тыныч тормыш корып яшәдек.
Авыр булса булды, тик барыбер
Уфтанырлык сүзләр дәшмәдек.
Илне саклау - ир-ат бурычы,
Тәрбияне алдык тумыштан.
Үз көченә ышанганнар бүген
Куркып тормый канлы сугыштан.
Мин дә шулай илне сакларга
Чыгып киттем сугыш кырына.
Яуда ядрә үтеп керде тик
Ярсып типкән йөрәк турыма.
Калкан булып каршы чыктым
Дусларымны саклап калырга.
Тормыш үзе шулай өйрәтте,
Артка түгел, алга барырга.
Бер секундта бөтен тормышым
Йөгереп үтте күзем алдыннан.
Кичерегез мине, туганнар,
Гафу сорыйм сездән - барыннан.
Каберемне минем куйдыгыз
Үзем тоткан зират эченә.
Еламачы, әнкәй, сагынгач
Керермен мин синең төшеңә.
Төсем итеп саклап яшәгез,
Намазлыгым булсын истәлек.
Хыялымда сәҗдә кылсам да,
Ул көннәргә килеп җитмәдек.
Күктән карап, күреп торырмын
Барчагызны, улым-кызымны.
Сугыш кисте гөрләп барачак
Өмет тулы тормыш юлымны.
Тәкъдирләрне булмый үзгәртеп,
Кире кайтыр юллар юк аннан.
Гөнаһларым, бәлки, булгандыр,
Ярлыкавын көтәм Аллаһыдан.
Инде менә кереп барасыз
Сары көзгә. Гомер көземә
Язмаган шул барып җитәргә
Бу тормышта минем үземә.
Гөлнар ӘХМӘТҖАНОВА,
Иске Ишле-Казан.