Йомырка бәйрәме

Балачак хатирәләре

Кытыйк-кытыйк,

Кыт-кытыйк,

Йомыркаларны тотыйк!

Тавыкларыгыз күп булсын,
Кучатыгыз күкәй салсын,

дип шаярган балачак еллары бик тә еракта, куе томаннар артында калды. Иртә таңнан әнәй, кеше йөргәнче, йорт тирәсеннән “Аятел көрси” аятен укып, бәрәкәтле, имин тормыш теләп, йомычка җыеп, мич каршына кертеп куя иде. Суган суына манып пешергән җылы йомырканы әтәй, эшкә киткәнче, кытыйк-кытыйк, дип шаярып, бөтен күңел җылысын салып, без - дүрт баланың юрган астына тәгәрәтә иде. Йокы аралаш, рәхәтләнеп, бәхетле балачагыбызны тоеп, шатланып, әтәйне каты-каты итеп (әле бит көчле икәнлекне дә күрсәтәсе килә!) кочаклап, эшкә озатып кала идек. Балачакнын бигрәк бәхетле, тыныч узганын тора-бара гына төгәл, ахыргача аңлыйсың икән. Барлык балаларга да андый бәхет татымый шул!

Менә киек (кыргый) казлар өч рәткә тезелеп, йортыбыз өстеннән очып киттеләр. Алар үзләренең туган илләренә кайтып, мул үлән үсә торган җирләрдә бәбкә - бала чыгарып, кыш чыгарга тагын җылы якларга китәрләр. Ник соң алар ел саен меңләгән километр юл үтеп, канатларын талдырып йөриләр икән? Әлбәттә инде, балалары хакына йөриләр. Әйе, балалары хакына!

Гөлнәфис СӘХӘБЕТДИНОВА,

Мөси авылы.