“Өмет”не Иске Кишет авылында укыйлар!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясендә җаваплы урында эшләүче Рәфыйк Шәрипов Татарстанның Арча районы Иске Кишет авылында яшәүче әнисе Тәкминә апага атна саен "Өмет" газетасын почта аша җибәреп тора икән.

- “Өмет” газетасы ерак юллар узып, әниемә атна саен барып җитә. Әнием Ульяновск татарлары газетасын яратып, мактап укый һәм редакция хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен юллый. Икенче яртыеллыкка да язылдым. Быел әниемә 84 яшь тулды",- дип хәбәр итте Рәфыйк Шәрипов.

Милләт җанлы шундый ир-егетләребез булганда "Өмет"ебез тагын озак еллар яшәр әле!