Хезмәт мөселманны бизи

Җомга вәгазе

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Ислам дине безне барлык эш-гамәлләребездә тырыш, дәртле булырга, хезмәтне яратырга өнди. Хезмәт – ул акча эшләү ысулы гына түгел, ә Аллаһы Раббыбызга гыйбадәт кылу формасы да әле. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Хаклыкта, Аллаһы сезнең арагыздан үз эшен иң күркәм рәвештә эшләүчене ярата”,- дип әйткән (Әл Мүстәдрәк).

Хезмәтне ярату – ул иманлы һәм җаваплылык хисенә ия булу билгесе. Мөселман кешесе башкалардан яхшылык, ярдәм көтеп, кул кушырып утырырга тиеш түгел. Ул хәләл юл белән мал табарга, җәмгыятькә һәм үзенең гаиләсенә файда китерергә омтылырга тиеш. Коръәни-Кәримдә: “Кешегә үзе омтылган нәрсә генә булачак”,- дип әйтелгән (Ән-Нәҗм, 39). Әлеге аятьтә тырышлык күрсәтү һәм яхшылыкка омтылу кирәклеге ассызыклана.

Хезмәттә тырышлык кую – ул сәләт һәм мөмкинлекләр бүләк иткән өчен Аллаһы Раббыбызга рәхмәтле булу билгесе. Ялкаулык, хөрәсәнлек һәм эшсез тору Ислам диненең рухына каршы килә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Беркем дә үзе эшләп тапкан ризыктан яхшыракны ашамас”,- дип әйткән (Бине Мәҗә, 212).

Изге Рамазан аенда без күп тапкыр кабатлаган һәм укыган олуг Коръәндә хезмәт сүзе еш телгә алына. Эш, гамәлләр һәм хезмәт дигән сүзләр Коръәндә бик еш очрый. Коръәни-Кәримдә төзелеш, промышленность, балыкчылык (диңгездә һәм елгада балык тоту), тимерчелек, балта остасы һөнәре, тире эшкәртү, тукымаларны буяу һәм ташка уеп ясау кәсепләре турында әйтелә. Изге Китабыбызда өч термин – иман, гыйлем һәм хезмәт төшенчәләре аеруча еш очрый. Кыямәт көнендә мәхшәр мәйданында барчабызга да эш-гамәлләр турында сөаль биреләчәк: “Кылган нәрсәләрегез турында, һичшиксез, соралачаксыз” (Ән-Нәхл”, 93). Аллаһы Тәгалә әйткәнчә, әҗер-саваплар бары тик хезмәт, эш-гамәлләр өчен генә биреләчәк: “Бу җәннәт сезгә кылган нәрсәләрегез сәбәпле мирас ителде” (Әз-Зүхруф, 72). Аллаһының пәйгамбәрләре кул белән эшләгән, төрле фәннәр һәм кәсепләр белән шөгыльләнгән, алар эшсез утырмаган һәм ялкау булмаган. Давыд, Раббыбыз әйткәнчә, Аллаһының рәхмәтенә ирешә: “Без Давыдка Үзебездән фазыйләт бирдек. “И, таулар һәм кошлар! Аның белән бергә тәсбих әйтегез!” (дип әмер бирдек). Тимерне аның өчен (балавыз кебек) йомшарттык. Салынып торган көбә киемнәр яса һәм үлчәүле ит” (Сәбә, 10-11).

Аллаһы Раббыбыз болай дип әйткән: “Сугышыгыздан сезне сакласын дип, кием сәнгатен Без аңа сезнең өчен өйрәттек” (Әл-Әнбия, 80). Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.): “Беркем дә үз куллары белән эшләп тапкан икмәктән дә яхшыракны ашамас”,- дип әйткән. Нух (р.а.), Аллаһы Раббыбыз әйткәнчә, көймә төзегән: “Безнең саклавыбыз белән һәм вәхиебез белән көймә яса” (Һуд, 37). Әл-Күртүби: “Адәм – җир сөрүче, Нух – балтачы, Локман – тегүче, Талут тире эшкәртүче булды, кайберләре, ул су ташучы иде, дип сөйлиләр (Аллаһы алардан разый булсын)”,- дип әйткән. “Сарык көтүе көтмәгән бер генә пәйгамбәр дә юк”,- дигән сәхабәләр сөекле Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.).  “Ә син, әй, Аллаһының Рәсүле?” Ягъни, терлекләр көтүен көтү белән шөгыльләндеңме, дип сораганнар. Ул (с.а.в.с.): “Әйе, мин Мәккә халкының көтүен акчага көттем”,- дип җавап биргән. Ялкаулар һәм иренчәкләргә болай дип әйтәсе килә: эш өчен беркемне дә гаепләргә ярамый, әмма эштән баш тарткан һәм үз эшенә салкын караган кешеләрне гаепләргә мөмкин. Эшсез торып, буш сүз сөйләүчеләрне гаепләргә кирәк: “И, иман китерүчеләр! Ни өчен эшләмәячәк нәрсәләрегезне сөйлисез? Эшләмәячәк нәрсәләрне сөйләвегезгә Аллаһының ачуы бик зур” (Әс-Сафф, 2-3). Аннары Аллаһы болай дигән: “Һичшиксез, Аллаһы Аның юлында коеп куйган бина кебек тыгыз саф тотып сугышучыларны сөя” (Әс-Сафф, 4). Әгәр ялкаулык белән буш сүзлелек Аллаһының нәфрәтен уятып, ачуын китерсә, үҗәтлек белән хезмәт итү Раббыбызның рәхмәте вә ризалыгына ирештерә. Данны ялган сүзләр белән сатып алып булмый. Данга ирешергә телисең икән, тырышып, бөтен көчеңне куеп эшлә. Тырышлык куймыйча гына хыяллану юкка чыгучы шәүләне хәтерләтә. Шулай бервакыт бер ир-ат Пәйгамбәребездән (с.а.в.с.): “Әй, Аллаһының Рәсүле, кайчан Сәгате килеп җитәр икән?”- дип сораган. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) бу сорауны ишетүгә читкә борылган һәм: “Ә син моның өчен нәрсә әзерләдең?”- дип сорауга сорау белән җавап биргән. Пальма агачын утыртмыйча гына, хөрмә җимеше ашарга телисеңме? Хәтта хөрмә агачының кәүсәсен селкетеп тә карамыйча? Әгәр тырышлык куймыйча гына үрләр яуларга телисең икән, алайса, тәмләп йокла һәм хыялланып ят, ит белән дөге аша. Үмәр (р.а.): “Мин берәр кешене күрәм һәм миңа аның тышкы кыяфәте ошый, ә инде аның турында белешә башлагач, ул эшләми бит, дип җавап бирәләр һәм күз алдымда аның дәрәҗәсе төшә”,- дип әйткән. Локман Хәкимнең (р.а.) үз улына болай дип әйтүе турында сөйлиләр: “Әй, улым, намуслы юл белән эшләп тапкан малга яшә, чөнки өч сыйфатка ия булучылардан – диндә ваемсызлык күрсәтүчеләрдән, акыллары зәгыйфь булучылардан һәм дәрәҗәләрен төшерүчеләрдән башка беркем дә ярлыланмады әле. Иң куркынычы – кешеләрнең нәфрәт белән каравы, җирәнүе”,- дип нәсыйхәт биргән. Сөлектәй яшь егетнең ятимнәр, тол хатыннар һәм акылга зәгыйфь кешеләр янәшәсенә басып сәдака сорап торуын күз алдыгызга китерегез әле! Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дигән: “Мохтаҗ булмыйча торып кешеләрдән байлык сораучыга Кыямәт көнендә Җәһәннәм елгасыннан (Тәмуг елгасы) бер йотым кайнап торган су бирерләр. Аның өчен иң яхшысы, иң хәерлесе – кулына балта тотып, урманга бару, урман кисү һәм, акчасы аз керсә дә, аны сату” (Әт Тирмизи, 2352).

Хөрмәтле дин кардәшләребез, малны эшләп табу – көрәш һәм хезмәт, ул Аллаһы юлындагы көрәштән бер дә ким түгел. Тәбарани тапшыруынча, шулай бервакыт сәхабәләр көчле һәм актив ир-егетнең үтеп баруын күреп: “Әй, Аллаһының Рәсүле, әгәр ул Аллаһы юлында көрәшсә?”- дип сорыйлар. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) аларга: “Әгәр ул кечкенә балалары өчен ризык табарга дип чыгып киткән икән, ул Аллаһы юлында көрәшә. Әгәр картлык яшенә җиткән әти-әнисе турында кайгырту нияте белән чыгып киткән икән, ул Аллаһы юлында көрәшә. Әгәр ул үз-үзен тәэмин итү нияте белән акча эшләргә чыгып киткән икән, ул Аллаһы юлында көрәшә”,- дип әйткән. Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) әлеге хәдисе үзебез һәм балаларыбыз өчен тормыш девизына әверелсен иде. Яшь буын акчаны хәләл юл белән эшләп табарга, тырышлык һәм көч куярга, эшкә җитди карарга өйрәнсен иде.

Аллаһы Раббыбыз безгә хезмәт сөючән, тырыш һәм тирә-яктагыларга файдалы булып яшәү өчен көч бирсен. Аллаһы Тәгалә безнең хезмәтләребезне кабуллардан кылсын һәм фани дөньяда да, бакыйлыкта да бары тик яхшылыклар гына насыйп әйләсен.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.