1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр!
Әлеге бәйрәм яшь ульяновскилылар өчен яңа кичерешләр, шатлык, кояш, аралашулар белән тулы көтеп алынган рәхәт җәйне ачып җибәрә. Ә өлкәннәргә үсеп килүче буын турында җаваплылык, балаларның имин ял итүе һәм һәрьяклап үсеше өчен шартлар тудыру кирәклеге хакында искә төшерә. Шушы малайлар һәм кызлар бик тиздән экономиканы, промышленность белән авыл хуҗалыгын үстерәчәк, фән хакына эшләячәк, Туган илебезне саклаячак һәм аның мәнфәгатьләрен яклаячак, спорт аренасында илебезнең данын арттырачак, мәдәнияттә яңа мәгънәләр тудырачак.
Балаларыбыз сау-сәламәт, бәхетле, көчле һәм үз мөмкинлекләренә ышанучылар булып үссен, аларның таланты һәм сәләте арта һәм үсә барсын, ә йөрәкләрендә Ватанга мәхәббәт хисе дөрләп янсын өчен без бөтен көчебезне куярга тиеш. Үсеп килүче буын турында кайгырту - илебезне ныгытуның һәм аның чәчәк атуының нигезе.
Ульяновск өлкәсендә зур эшләр алып барабыз: балалар бакчалары белән белем бирү учреждениеләрен яңартудан башлап иҗади яшьләр өчен Ит-кублар, кванториумнар, яңа тартылу нокталары булдыруга кадәр. Егетләр һәм кызларның иҗади мөмкинлекләрен ачуга, аларның профессиональ яктан аякка басуына юнәлдерелгән күп кенә проектлар тормышка ашырыла - өстәмә белем бирү өчен яңа урыннар, профильле класслар ачабыз, регионыбыз “Профессионалитет”, “Киләчәккә билет” кебек мөһим проектларда актив катнаша. Бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Кадерле егетләр һәм кызлар, педагоглар һәм остазлар! Балаларыбыз бу тормышта бары тик яхшысын гына күрсеннәр, дөньяга матурлык өстәүче балаларның шатлыклы көлүе ешрак яңгырасын. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык исәнлек, уңышлар һәм игелек телим!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.