РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ ВЛАДИМИР ПУТИН:

Исламның борынгы изге урыннарына хаҗ кылуның тәмамлануын белдерә торган Корбан бәйрәме тирән әхлакый, рухи мәгънәгә ия, кешеләрне берләштерүгә, мәхәббәт, игелек һәм шәфкатьлелек кыйммәтләрен саклауга хезмәт итә.
Мөселман оешмалары илнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша. Гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләүгә, социаль әһәмияткә ия мәгариф, хәйрия инициативаларын тормышка ашыруга зур игътибар бирә. Һәм, әлбәттә, Ватанны саклаучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшчәнлегегез олы рәхмәткә лаек.