Мөкатдәс бәйрәм юмартлыкка өнди

27 май иртәсендә Ульяновск өлкәсе мөселманнары Корбан бәйрәмен зурдан кубып билгеләп үтте. Төбәгебезнең барлык мәчетләрендә дә гает намазы укыдылар.
Ульяновск шәһәренең Юго-Западный микрорайонындагы Ләйли-Җамал мәчетендә бәйрәм намазын мөфти, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин укытты. Ул үзенең вәгазендә Корбан бәйрәменең рухи кыйммәтләре турында сөйләде һәм мөселман кардәшләребезгә иман ныклыгы, игелек теләде. Әлеге мөкатдәс бәйрәм һәммәбезне дә шәфкатьлелеккә, юмартлыкка һәм үзара ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга өнди, диде мөфти хәзрәтләре.
Өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко регион башлыгы Алексей Русскихның бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Безнең төбәктә озак еллар дәвамында үзара аңлашып һәм күршеләрчә дустанә мөнәсәбәттә яшәү традицияләре саклана, диде ул.