Елның иң яшь гаиләсе

Губернатор Алексей Русских “Ел гаиләсе” конкурсында җиңүчеләргә дипломнар белән бүләкләр тапшырды.

Ульяновскидан Мансуровлар “Яшь гаилә” номинациясендә җиңүче итеп танылды. Алмаз белән Валерия пауэрлифтинг буенча Россиянең спорт мастерлары. Уллары Даниэль спорт гимнастикасы белән шөгыльләнә, уңышларга ирешә.

Алмаз Мансуров - 5 нче мәктәп директоры, тормыш иптәше Валерия - шул ук мәктәпнең математика укытучысы, икесе бергә - спорт мастерлары һәм “Ел гаиләсе” бәйгесенең төбәк этабында җиңүчеләр. Сез, һич арттырусыз, бөтен илгә үрнәк булырлык гаилә, диде Губернатор, яшь парны җиңү белән тәбрикләп.