Әминә Казаннан диплом алып кайтты

Мәркәзебез Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада узды. 

Халыкара бәйгедә Россиянең 30 субъектыннан һәм 5 чит илдән 500 кеше катнашты. Быел интеллектуаль ярыш бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде.

Олимпиадада республика һәм төбәк этапларында җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча интернет-тестларда, әңгәмәләрдә катнашучылар көч сынашты. Финалга чыгучылар жюрига Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗатына багышланган проектларын тәкъдим итте.
Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Әминә Рафикова (ана теле укытучысы - Татарстанның атказанган укытучысы Нәсиха Ягудина) бәйгедә катнашып, диплом белән бүләкләнде.

Нәсиха ЯГУДИНА,

Зур Чирекле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.