Күзлек

Хикәя

- Минус ике, Басыйров. Шулай язып куябыз да. Ми-нус и-ке, - дип кабатлады ак халатлы табиб, әле каршындагы малайга, әле өстәлендә җәелеп яткан кәгазьләргә карап. - Исемең ничек әле синең?

- Хәбир, - диде малай, күзләрен мелт-мелт йомып.

- Хә-бир. Ничә яшь булды инде үзеңә?- дип сорады табиб, елмаеп.

- Алты. Тиздән җиде тула.

- Ал-ты. Тәәк, монысын да теркәдек. Димәк, быел көзен мәктәпкә җыенасың инде, алайса?

- Әлбәттә, җыенам, абый! Сез беләсезме, анда ничек кызык була?! Әни әйтте, миңа яңа күлмәк алам, диде. Әти шәһәрдән менә шундый зур рюкзак алып кайтырга җыена, - дип кулларын ике якка сузып, автоматтан аткан сыман тезеп сөйләп китте Хәбир. - Әби әйтә, мин " биш"леләр алган саен пәрәмәч пешерәчәкмен, ди, бабай балыкка барабыз, ди. Икенче әби әйтә...

- Яхшы, яхшы, булды, Хәбир, планнарың бик зурдан икән, афәрин, бу бик әйбәт. Хәзер мине игътибар белән тыңла, - диде табиб, малайның ике кулын үзенең зур, җылы учларына йомшак кына кысып. - Энекәш, күзләрең начар күрә икән бит. Ә мәктәптә "биш"легә укыр өчен, сиңа хәрефләрне һәм саннарны яхшы күрергә кирәк. Иртәгә әниең белән икәү килегез, сиңа күзлек сайларбыз. Сөйләштекме? Ә хәзер - тот "биш"не, - диде ул, кулын сузып.

Хәбир ризалыгын белдереп башын какты да, табибның кулына "биш"не чәпәп, тыйнак кына хушлашып, бүлмәдән чыгып китте. Табиб бүлмәсеннән шәфкать туташының: "Сабиров Әмин",- дип чакырган тавышы ишетелде. Хәбирнең төркемдәше Әмин күзләрен тикшертергә күз табибына кереп китте. Хәбир әкрен генә тәрбиячесе янына килеп утырды да, медосмотр тәмамланганчы табибның сүзләре турында уйланды. Димәк, ул тиздән күзлекле булачак.

Өенә кайтып, йокларга яткач та, күзлек кию хыялы аны ташламады. Ничек булыр икән ул? Моңа кадәр әби-бабайлар гына күзлек кия иде бит, хәзер Хәбиргә дә күзлек алачаклармы? Ялгышмаганнар микән? Бәлки, уйнап кына әйткәннәрдер... Эх, тизрәк таң атсын иде! Иртәгә мин бөтенләй олыгаям, бугай, күзлекле булам! Балалар бакчасындагы малайларга да күрсәтәсе килә! Күзлек бит ул! Әби-бабайларныкына кагылырга ярамый, орышалар, ә бу - үземнеке, пер-со-наль-ный... дип хыял диңгезендә йөзә-йөзә татлы йокыга талды Хәбир.

Шул төнне гаҗәеп бер төш күрде ул. Имеш, кара урман буйлап көр атлап берүзе бара икән. Бер аланда урман җәнлекләре, кош-кортлар һәм бөҗәкләр базар оештырганнар. Аю - бал, бүреләр - карбыз, керпеләр - гөмбә, күбәләкләр - чык тамчысы, кырмыскалар чыбык-чабык китергән, үрмәкүч тә берәүдән дә калышмый, пәрәвездән оекбашлар бәйләп маташа, имеш. Базарның очы-кырые юк...

Шулчак Хәбир кесәсен капшап карады. Ә анда - бер янчык акча! И шатланды Хәбир, хәзер, ди, ни теләгәнемне алам! Әллә куяннар сатып утырган тәмле ак калачны алырга инде, әллә тукраннар җыйган каен суын, әллә..? Һәм ул эзләгәнен тапты. Базар уртасында бер карт ябалак күзлекләр сатып утыра икән.

- Ябалак абзый, алам күзлекләреңне,- дип бер янчык акчаны кошның канат астына кыстырды да, Хәбир тартма тулы күзлекләрне күтәреп алып та китте. Якындагы буш бүкәнгә барып утыруга, кулына беренче эләккән күзлекне киеп карады. Урман шундук шыксызланды. Кояш та күренми, болытлар бөтен күкне каплап алган.

Ни булды бу, дип уйлады Хәбир һәм тиз генә күзлекне салып атты. Табигать ямьләнеп китте. Әлеге күзлекне кабат киде, күктә кояш югалды, болытлар җыела башлады. Хәбир күзлекне салып, кулында әйләндереп-әйләндереп җентекләп карады. Күзлекнең бер читендә “ямьсезлек” дип язылган иде. Хәбир икенче күзлеккә үрелде. Кияргә ашыкмады. Аның бер җирендә “усаллык” дип язылган иде. Ни булса шул булыр, дип аны да киеп карады. Бөтен җәнлекләр, кош-кортлар аңа усал булып күренә башлады. Хәтта нәфис кечкенә күбәләк тә җинаятьчегә әйләнде. Имеш, чәчәкләрне кыйнап йөреп, аларның чыкларын ирексезлек белән тартып алган. Салып ташлады Хәбир бу күзлекне. Калганнарына нәрсә язылган икәне бик кызыксындырды үзен. Менә берсенә “юмартлык” дип язылган иде. Аны киеп карыйсы килде нәни малайның. Бу күзлекне борынына элү белән бар хайваннар юмарт булып күренә башладылар. Аю барысына да тәпән белән бал тарата, имеш, тиеннәр чикләвек өләшәләр, чикерткәләр ярыша-ярыша мәтрүшкә яфракларын җыеп, урман җәнлекләрен туендырырлык итеп чәй әзерләп маташалар.

Хәбир "рәхимлек" дигән күзлекне киде. Шулчак барысына да ярдәм итәсе, игелек кыласы килде. Тавыкларны буып бетергән хәйләкәр төлке дә аңа кызганыч булып күренде. Хәбир күзлекне салды да, тартмага куйды. Үзе бик нык аптырашта калды. Бу ни хәл? Күзлекләрнең пыялалары, кысалары бертөрле диярлек, әмма һәммәсенең үз вазыйфасы бар икән. Ничек соң тиешлесен сайлап алырга?

Шулчак Хәбир күзлек тулы тартманы ике кулы белән күтәрде дә, карт ябалак янына киредән чапты. Көтмәгәндә, сукмак кырыендагы агач ботагына аягы тиеп китеп, абынып егылды да, күзлекләре өстенә дөбердәп сузылып ятты.

- Тор, тор инде, күпме ятарга була, - дип төрткәлиләр, имеш, үзен хайваннар. Шулвакыт Хәбир йокысыннан уянып китте. Янында басып торган бабасы аны уятып маташа икән.

- Тор инде, Хәбир, кояш күптән күтәрелде, безне бик мөһим эшләр көтә ич, - диде.

Хәбир сикереп торды да:

- Бабай, синең күзлегең нинди? Аңа нәрсә дип язылган?- дип сорады җитди генә.

- Белмим шул, улым, кемнәр чыгаргандыр, язуы күптән ышкылып беткән инде, - диде ак сакаллы бабасы.

- Бабай, син аны кигәч, кешеләр һәм тирә-юнь сиңа нинди булып күренә?- дип сораулар яудыруын дәвам итте оныгы. Бабасы берни аңламагач, Хәбир әле генә күргән төшен сөйләп бирде.

Оныгының төшен тыңлап бетерүгә, бабасы рәхәтләнеп көлеп җибәрде дә:

- Хәбир улым, без һәр көнне күрергә ияләшкән күзлекләр тирә-юньне яхшырак күрер өчен ясалган. Ә син төшеңдә башка күзлекне күргәнсең. Күңел күзлеген. Ул күзлекнең ничек күрсәтәсе аның хуҗасыннан тора. Әгәр кеше әйбәт икән, барысын да әйбәт итеп күрә, әгәр инде явыз булса...- диде.

- Аңладым, бабай, рәхмәт, - диде Хәбир тыныч кына. - Минем күңел күзлегем һәрчак яхшылыкны гына күрсәтсен иде. Ярдәм итәрсеңме, бабай?

- Әлбәттә, Хәбир, әйдә, хәзер тор, безне эшләр көтә, - диде бабасы, оныгының башыннан сыйпап.

Бүген Хәбир көне буе урамнан күзлек киеп узучы һәр апа-абыйны, әби-бабайны, кыз-малайны игътибар белән күзәтте.

Аларның һәммәсе янына килеп, үзен күптәннән борчыган, ә сез бүген нинди күзлектән, дигән соравын бирәсе килгән иде.

Чыннан да, ә без соң нинди күзлектән?

Хабибә (Рита) ИМАМЕТДИНОВА,

Әмир (Өчкаен) авылы - Ульяновск шәһәре.