Таләпчән, гадел һәм кешелекле җитәкче

Илебез күләмендә танылган “Тимер” ширкате Идел буе регионнары авыл хуҗалыгы предприятиеләрен заманча техника белән тәэмин итә. Ширкатьнең хуҗасы Руслан Кантемиров хәләл малыннан өлеш чыгарып, милли һәм дини эшләргә булыша.

Хәләл тормыш белән яшәүче Руслан Кантемиров бала вакыттан ук милли татар тәрбиясе алып үсә. Аның нәсел тамырлары Карсун якларына барып тоташа. Әтисе ягыннан Насретдин бабасы утызынчы елларда гаиләсенең тамагын туйдыру нияте белән авылдан чыгып китә. Поезд белән Урта Азия якларына юл тота. Оренбург өлкәсендәге станциядә ризык эзләп төшкәч, поезд көтеп утыручы абзый, безнең Красная Поляна авылына көтүче кирәк иде, бәлки, ризалашырсың, ди. Аптыраган-йөдәгән Насретдин абзый, нишләсен инде, тәвәккәлли. Һәм чит-ят авылда бөтенләйгә төпләнеп кала. Биредә уллары Фәрид дөньяга аваз сала. Ул үсеп җитеп егет булгач, Татар Горенкасына, әби-бабасы янына кунакка кайтып йөри. Авыл клубындагы бию кичәсендә чибәр һәм тыйнак кызга күзе төшә. Озак та үтми, Фәрид белән Мәйсәрә мулладан никах укытып, гаилә корып җибәрә. Яңа гына медучилище тәмамлаган Мәйсәрә Хайбулла кызын Ульяновск районы Ундоры бистәсе участок хастаханәсенә шәфкать туташы итеп эшкә юллыйлар. Ул гомере буе шушы больницада медсестра булып эшли. Ә Фәрид Насретдин улы үзен энергетик хезмәтенә багышлый. Хәзер дә әле Ленин исемендәге шифаханәдә сантехник һәм электрик вазыйфаларын башкара. Күпләргә үрнәк булырлык Кантемировлар гаиләсендә ике бала – уллары Руслан белән кызлары Лилия туып үсә.

Кечкенә чактан ук туган җирен яратучы, техника җене кагылган Руслан Ундоры лицеен уңышлы тәмамлап, Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы институтының экономика факультетына укырга керә. Тырыш студент Президент стипендиясен алып укый, Германия белән Швециягә стажировкага, практика үтәргә бара. Россиянең авыл хуҗалыгы тармагы хәзер чит илләрдән бер дә калышмый, ниһаять, без аларны куып тоттык, ди Руслан Фәрид улы. Институтны кызыл дипломга бетергән яшь белгеч бәхет эзләп, романтика артыннан Мәскәүгә китә. Ипотекага фатир алу максаты белән чит илгә, Швециягә барып, фермерның сөтчелек фермасында тир түгә һәм берүк вакытта инглиз телен өйрәнә. Беркүпме мал туплагач, Мәскәүгә кайтып авыл хуҗалыгы оешмасына эшкә урнаша. Менә шул чорда институтта бергә укып йөргән сөйгән ярым Ирина белән пар канатлар булдык, беренче мәхәббәт җимешебез – кызыбыз Регина Мәскәүдә туды, ди Руслан әфәнде. Үз алдына олы максатлар куючы булдыклы ир-егет гыйлемен арттыру кирәклеге турында да онытмый – Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясендә экономика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен яклый.

Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган җир, дигәннәре хак икән. Руслан Кантемиров гаиләсе белән Ульяновскига кайтып урнаша. Тәҗрибәле белгечне Норвегия фирмасына региональ менеджер итеп алалар. Чит илдән заманча авыл хуҗалыгы техникасы кайтарту, Идел буе төбәкләрендә дилерлар эзләү белән шөгыльләнә. Шулай ук Ульяновск өлкә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында җаваплы урында эшли, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты булып сайлана. 2008 елда бөтен көчен һәм тырышлыгын, хәләл малын туплап, “Тимер” ширкатен эшләтеп җибәрә. Бу исем фамилиябездән алынды, мин туган ягыбыз, нәселебез тарихы белән күптәннән кызыксынам, Кантемир фамилиясе Хантимер яки Кантимер исеменнән килеп чыккан булса кирәк, ди Руслан әфәнде. Ә “Тимер” фирмасы хәзерге вакытта Россия күләмендә һәм якын чит илләрдә танылган ширкать һәм бренд. Әлеге фирма авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү, аларны сату һәм авыл җирендә эшләп торган тракторлар һәм комбайннарга сервис хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә.

“Дилерлык компаниясе буларак эшли башлаган идек. “Авыл хуҗалыгы үсеше” дип аталган илкүләм проект гамәлгә кереп, агропромышленность комплексы үсеш юлына баскач, без дә киңәйдек, алга киттек. Харьковның “Т-150” тракторларын кайтартып сатуга куюыбыз бүгенгедәй күз алдымда. Хәзер инде Санкт-Петербург, Белоруссия, Татарстан һәм чит ил заводлары белән тыгыз элемтәдә торып, нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез”,- ди Руслан Фәрид улы.

Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының Санкт-Петербургта эшләнгән куәтле “Кировец” тракторларын, Белоруссиянең “Гомсельмаш” заводы җитештергән комбайннарны, “Казаньсельмаш” опрыскивательләрен, Германиянең - “Хорш”, Канаданың - “Селфорд” һәм Мөслимнең “Агромастер”ы чәчкечләрен, Кытайның Шанхай заводы эшләп чыгарган “Аллинов” навигаторларын “Тимер” ширкатенең Ульяновскида, Димитровград белән Новоспасскоеда, Казан белән Чабаксарда эшләп килүче сәүдә йортларында юнәтү мөмкинлеге бар.

Руслан Фәрид улы “Тимер”дә татар егет-кызларының тырышып эшләүләре турында горурланып сөйли. Уйлап табып, яңалык кертә белүләре, җаваплылык хисе тоеп хезмәт итүләре белән аерылып торалар, ди җитәкче. Мисал өчен, Рәмис Сафаров техник үзәк директоры вазыйфаларын башкара. Ул рационализатор һәм уйлап табучы да әле. Ә Карсун районы Уразовка авылында туып үскән Фәнис Велиуллов сервис үзәгенә җитәкчелек итә. Аның кулы астында эшләүче белгечләр өлкәнең теләсә кайсы районына тиз арада барып җитеп, сервис хезмәте күрсәтергә әзер. Илдус Аминикаев ягулык аппаратурасын ремонтлау цехын әйдәп бара. Ертуган авылы кызы Гөлшат Юсупова сату бүлегендә менеджер булып эшли. Клиентларны һәрчак ачык йөз белән каршы ала һәм төгәл аңлатып бирә. Сембер татар яшьләр оешмасы активисты Алсу Муллаярова – кадрлар бүлеге җитәкчесе. Безнең ширкатьтә барлыгы 160 хезмәткәр исәпләнә, шуларның 45е сервис үзәгендә эшли, үткән елда дәүләткә 150 миллион сумлык налоглар гына түләдек, ди Кантемиров.

Руслан Фәрид улы – иманлы, татар җанлы, милләтебез язмышына битараф булмаган малтабар. Институтта укыган вакытта гает намазларына, имтиханнар бирер алдыннан мәчеткә йөри идем, ә Мәскәүгә барып урнашкач, җомга намазларын калдырмый башладым, менә унбиш елдан артык инде хәмерне, исерткеч эчемлекләрне авызыма капканы юк, ди “Тимер” хуҗасы. Хәзер ул биш вакыт намазда. Әнисе Мәйсәрә апаның да намазда булуы, якыннарының хәләл тормыш белән яшәүләре турында шатланып сөйли. 2024 елда аңа газиз әнисе белән бергә хаҗ сәфәрендә булып кайтырга насыйп иткән. Киләчәктә хатыным белән кызларымны да изге җирләргә алып барырга ниятлим, хәзерге вакытта икебертуганым Айрат Ахметов Мәккәдә хаҗ кыла, ди Руслан Фәрид улы.

Киң күңелле, юмарт бизнесмен үзенең хәләл малыннан өлеш чыгарып, мәчет һәм мәдрәсәләргә, милли һәм дини чаралар оештырырга булыша. “Сальсабиль” балалар үсеше үзәге карамагында мәктәп төзү карарына килдек, милләтебез, динебез киләчәге өчен бик тә кирәк бу, ди ул. Татар эшмәкәрләрен берләштерүче “Сембер” клубы эшчәнлегендә актив катнаша. Рәхәтләнеп аралашабыз, үзебезне борчыган проблемалар турында уртага салып сөйләшәбез, халкыбыз үсешенә ярдәм итү юлларын билгелибез, ди Кантемиров, канәгатьлек хисе кичереп. Туган җанлы, саф күңелле малтабарның тагын бер игелекле гамәле турында телгә алып үтми мөмкин түгел. Ул менә берничә ел инде Ульяновскида, Карсун якларында, Ундорыда яшәүче якыннарына һәм кардәшләренә “Өмет” газетасын яздыра. Бердәнбер татар басмасын һәрбер татар-мөселман гаиләсе укырга тиеш, ди ул.

Кантемировлар гаиләсе Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яши. Хатыны Ирина Геннадий кызы үз теләге белән Ислам динен кабул итеп намазга баскан. Матур гына яшәп, алма кебек биш бала үстерәләр. Олылары Регина Казанда укый, быел инновацияләр университетына керергә җыена. 13 яшьлек Булат – 6 нчы гимназия укучысы. Улыбыз урып-җыю кампаниясе вакытында комбайнер ярдәмчесе булып эшли, иртүк торып кырга бару, төш чагында олылар белән бергә басу уртасына утырып тамак ялгап алу бик тә ошый инде аңа, ди әтисе. Уртанчылары Әминә 1 нче гимназиянең 3 сыйныфында белем ала. Ә Сафия “Сальсабиль” карамагындагы балалар бакчасына йөргән, быел 1 сыйныфка керә. Андагы тәртип, белем һәм тәрбия алу шартлары үзебезгә дә, кызыбызга да ошый, ди Руслан әфәнде. 3 яшьлек Аиша да тиздән “Сальсабиль”дагы балалар бакчасына йөри башлый икән. Балалар – нәсел дәвамчыларыбыз, догачыларыбыз – Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә әманәт итеп бирелгән иң зур бүләк, без аларны кадерләп, иманлы итеп үстерергә бурычлы, ди Кантемиров.

“Бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә ышанырга, фәкать аңа гына тәвәккәл кылырга кирәк. Менә шул очракта эшләребез уңышлы барыр, гаиләләребездә тәртип булыр. Мөселман кешесе бай булырга һәм хәләл юл белән тапкан малын туганнары, авылдашлары белән бүлешеп яшәргә тиеш. Мәсәлән, мин кыйммәтле машинада йөрим икән, минем кул астымда эшләүче югары квалификацияле белгечләр дә шундый ук мөмкинлеккә ия булырга тиеш. Без тир түгеп тапкан малда мохтаҗ кешеләр, мәчет-мәдрәсәләр, милли һәм дини тәрбия бирүче мәктәпләр өлеше дә бар. Татар байлары шул өлешне чыгарырга, ягъни зәкятләрен түләп, малларын пакьләндерергә, чистартырга онытмасыннар иде”,- ди Руслан Фәрид улы.

Кантемиров үзе малны хәләл юл белән таба. “Тимер”нең йорты - өр-яңа заманча техника, ширкатьнең складлары запас частьләр белән тулган. Бөтен җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Хезмәткәрләре йөгерә-чаба эшлиләр. Ширкатьнең эшчәнлеген җайлы, табышлы итеп алып бару өчен таләпчән, гадел һәм кешелекле булу кирәк. Тырыш, иманлы һәм булдыклы эшмәкәр  менә шундый асыл сыйфатларга ия.

Исхак ХӘЛИМОВ.