Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине

Тарих

(Башы 22 май санында).

Илчелек Болгарга җитмеш көнлек авыр юлдан соң, һиҗри исәп белән 310 елның 12 мөхәррәмендә (922 елның 12 маенда) якшәмбе көнне килеп җитә. Илчеләрне Болгар хакименә буйсынган дүрт мәлик, аның бертуганнары һәм уллары каршы ала. Болгарлар тарафыннан күрсәтелгән зур хөрмәт Багдад хәлифәсе миссиясенең әһәмиятен күрсәтә.

Алмыш яшь күренә һәм көч-куәт белән тулы була. Ул хакимиятне әтисеннән мирас итеп ала, ләкин ислам динен кертү исәбенә, хакимиятен тагын да киңәйтә һәм ныгыта. Бу юлда аны зур кыенлыклар көтә. Аларның берсе - кодрәтле Хәзәрстанга каршы тору. Икенчесе - тәңрече, ислам динен кабул итмәүче һәм Алмыш хакимиятенең өстенлеген танырга теләмәүче кайбер болгар ыруларының һәм кабиләләренең ризасызлыгы. Әйтик, суар кабиләсе Алмышка буйсынудан баш тарта һәм аңа ачыктан-ачык каршы чыга. Моны хәзәрләрнең оештыруы да ихтимал. Илтәбәр Алмышны хуплаучылар да булган. Хәрәземгә таба кәрван юлы үткән җирләрдә яшәүче көнбатыш угызларның бер өлеше болгарлар белән дусларча мөнәсәбәттә яшәгән. Аларның юлбашчысы Этрек хәтта үзенең кызын Алмышка кияүгә дә биргән. Алмыш, һичшиксез, Франциянең Хлодвигы, Русьнең Олегы, Британиянең Артуры кебек алдан күрүчән һәм зирәк дәүләт эшлеклесе булган.

Илчелек килүе турында белү белән, Алмыш актив эшчәнлек җәелдерә. Инде дүртенче көнне, ягъни 922 елның 16 маенда ул бөтен аксөякләрне – мәликләрне һәм кабилә башлыкларын җыя һәм, Багдад илчелеге килү уңаеннан, зур кунак җыены оештыра. Бу эштә илчелек сәркатибе Фадлан да зур активлык күрсәтә. Ул Алмышны шәригать хөкемнәренә өйрәтә (зур уңышка ирешмәсә дә), тантаналы чараларда катнаша һәм илтәбәр чатырындагы мәҗлесләрдә була, тиешле документлар төзи, сөйләшүләр алып бара. Нәтиҗәдә, Алмыш, ибн Фадлан киңәше белән, хәлифә әл-Мөктәдир исеменә охшаш Җәгъфәр ибн Габдуллаһ исемен ала. Бераздан соң Җәүшир елгасы (хәзерге Кече Чирмешән елгасы булуы ихтимал) буенда узган болгар кабиләләре корылтаенда аның хакимиятен күп кенә вак хакимнәр һәм кабиләләр таный. Ә калганнарын исә ул күпмедер вакыттан соң көч белән буйсындыра.

Әмма илчеләрнең Болгар хакиме белән тыныч мөнәсәбәтләре озакка бармый. Бер атнадан соң ук Алмыш ибн Фадланны үз янына чакырып ала һәм ризасызлыгын белдерә. Дөрес, юлъязма авторы тарафыннан әлеге вакыйгалар юри йомшартылып языла. Илчелеккә акчаны юкка туздыруда гаепләүләрне кискен рәвештә әйтеп, Алмыш гадәттәге хәнәфи мәзһәбе урынына шәфигый мәзһәбен кабул итүдән баш тарта.

Болгар мәлигенең кәефе көтмәгәндә үзгәрүе Багдад хәлифәтенең реаль мөмкинлекләрен аңлауга бәйле була. Әмма хәлифә илчелеге белән элемтәләрне турыдан-туры өзмичә, Алмыш ибн Фадлан белән генә аралашуын дәвам итә. Алар төрле мәсьәләләр – болгарлар иле, аларның йолалары, күршеләре һәм сәясәт турында озак әңгәмәләр коралар. Бу сөйләшүләрдән ибн Фадлан Идел буе Болгар дәүләте турында мәгълүматлар ала. Моннан тыш, ул Алмыш сарае тирәсендә күп йөри һәм хәтта скандинав викингларыннан булган сәүдәгәрләр һәм сугышчылар лагерында да була, аларның юлбашчыларының берсен җирләүдә катнаша һәм әлеге вакыйганы этнографик яктан шактый төгәл итеп тасвирлый. Бу вакытта ул агач мәчетләре булган «бәрәнҗәр» ыруында да була. Алар, ибн Фадлан карашы буенча, дөрес дога кылмыйлар, шуңа күрә дә, горурланып: «Аларның бер төркемен Багдадтагыча ничек дога кылырга кирәклегенә өйрәттем», – дип яза.

Әмма әлеге вакыйгалар илчелекнең хезмәтен юкка чыгармый. Дөрес, Багдад илчеләре Идел буе Болгар дәүләтендә үз мәзһәбләрен дә, Багдад хәлифәлеге хакимиятен дә таныта алмый. Әлеге миссиянең уңышы нәрсәдә соң? Багдад хәлифәсе илчелегенең Идел буена килүен милли тарихыбызның мөһим бер вакыйгасы буларак ничек билгеләп үтәбез? Багдад илчелеге Алмыш хакимиятен көчәйтүгә, халыкара танытуга һәм Идел буенда ислам динен таратуга көчле этәргеч бирә. Илчелек барлыкка китергән иң мөһим вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтенең мөселман мәмләкәте буларак Шәрыкта һәм дөньяда танылуы. Шул вакыттан бирле бер генә географик хезмәттә дә болгарларны искә алмыйча калмыйлар. X гасыр ахыры - XI гасыр башларында Идел буе Болгар дәүләте рәсми рәвештә ислам мәмләкәтенә әверелә. X гасыр башыннан ук гарәп-фарсы сәяхәтчеләре болгарларның ике төп шәһәре Болгар һәм Суар булуы, ике шәһәрдә дә агач корылмалар, җәмигъ мәчете барлыгы, анда һәр шәһәрдә унар мең мөселман яшәвен терки. Барлык рус һәм гарәп-фарсы чыганаклары, шулай ук археология мәгълүматлары X гасыр ахырына Идел буе Болгар дәүләтенең ислам дине киң таралган ил икәнен, дөньяның бик күп халыклары белән икътисади һәм сәяси багланышка кергән югары мәдәниятле мөселман мәмләкәте икәне турында сөйли.

Иң төньяктагы мөселман иле

X гасыр ахыры-XI гасыр башында Идел буе Болгар дәүләте территориясе көнбатышта – Ука-Зөя елгалары арасыннан, көнчыгышта – Көньяк Уралга кадәр, көньяктан – Сыры буе, Самара дугасыннан алып төньяктагы Чулман-Камага кадәр җәелгән. Болгарларның сәяси һәм икътисади йогынтысы Чулман-Каманың югары агымына һәм Түбән Идел буена кадәр таралган. Мәгълүм ки, Иделнең дельтасында Саксин шәһәре урнашкан булган. Дөнья күләмендә билгеле булган Болгар, Суар, Биләр белән бергә күпсанлы кечкенә шәһәрчелекләр (ныгытма-кальгалар), 800дән артык борынгы авыл урыннары билгеле.

«Хөдүд әл-галәм» («Дөнья чикләре», 982/983 нче еллар) мәгълүматы буенча: «Болгар – Идел ярында урнашкан, кечкенә генә өлкәсе булган шәһәр. Анда барлык халык та мөселманнар, һәм анда 20000гә якын җайдак бар. Дошманның теләсә нинди гаскәре, күпме генә булмасыннар, җиңелә». XII гасыр уртасында дәүләтнең башкаласы булып Биләр (рус елъязмаларындагы «Бөек шәһәр») тора. Ул 800 гектарга якын җир били һәм анда 50 меңгә кадәр кеше яши.

Болгарлар ислам динен Руська да таратырга тырышкан. 985 елда, Владимир I нең Болгарга явыннан соң, тынычлык килешүе төзелә. «Повесть временных лет» әсәрендә тасвирланганча, 986 елда болгарлар Владимирны ислам динен кабул итәргә өндәгән. Анда елъязмачы күзлегеннән исламның дин буларак төп үзенчәлекләре дә бәян ителә, Владимирның: «Сезнең динегез нинди?» – дигән соравына болгарлар: «Без Аллаһка ышанабыз, ә Мөхәммәд (с.г.в.) безне сөннәткә утыртырга, дуңгыз ите ашамаска һәм шәраб эчмәскә өйрәтә», - дип җавап бирәләр. Әлеге риваять төрле өстәмәләр һәм кыскартулар белән рус елъязмаларының барлык редакцияләрендә очрый. Алга таба славяннар күзлегеннән болгарларның дини практикасы тасвирлана. Әлеге риваятьтә славяннарның X гасыр ахырында Көнчыгыш Европаның иң мөһим дәүләтләренең берсенә әверелгән мөселман Болгарстаны белән танышуы ачык тасвирланган.

Идел буе Болгар дәүләте ислам илләре белән элемтәләрдә дә активлык күрсәткән. Бәйһәкыйның «Тарихе Бәйһәкый» хезмәтендә Болгар хакиме әмир Әбү Исхак Ибраһим ибн Мөхәммәд тарафыннан һиҗри 415 елда (1024/1025 еллар) Нишапур өлкәсендәге Бәйһакка, Сәбзәвар һәм Хөсрәүҗәрд шәһәрләрендә ике мәчет төзү өчен акча җибәрелүе турында хәбәр бар. Бәйһәкый сүзләре буенча, Болгар әмире «Бәйһакка күпмедер акча җибәрергә кирәк» дигән төш күрүе сәбәпле, «Хөрәсән хакименә гаҗәеп бүләкләр, күп акча җибәрде...» Болгар әмире илчелеген Хөрәсәнгә җибәрүнең сәбәпләре нинди генә булмасын, бу факт үзе үк искиткеч. Ул Идел буе Болгар дәүләте белән Сәмәниләр дәүләте арасындагы даими дини-сәяси һәм мәдәни бәйләнешләрне күрсәтә.

1041/1042 (һиҗри 433) елда «...болгарлардан бер кеше – шул халыкның зур кешеләренең берсе – илле кешелек иярченнәре белән хаҗ кылырга юл тотып», Багдадта була. Шунысы игътибарга лаек: бу болгар аксөяген Йәгъла ибн Исхак әл-Хәрәзми озата барган, ул хәлифәнең Диванында (дәүләт канцеляриясендә) сөйләшүләр алып барган.

Бу чыганакларның барысы да X гасыр ахырына ук Идел буе Болгар дәүләтенең Урта Азия, Якын Көнчыгыш илләре белән күп санлы сәүдә, мәдәни һәм сәяси җепләр аша бәйләнгән мөселман иле булуын күрсәтә.

Идел буе Болгар дәүләте, чынлап та, төп ислам мәдәни үзәкләреннән шактый ерак «Караңгылык диңгезе» читендә, «цивилизацияле дөнья чигендә» урнашкан булган. Мәшһүр ислам үзәкләреннән Идел буе Болгар дәүләтенә ара никадәр генә ерак булмасын, ислам дине безнең җирлектә шактый җиңел таралган, һәм биредә төрки-мөселман мәдәниятенең искиткеч гүзәл үрнәкләре барлыкка килгән.

Искәндәр ИЗМАЙЛОВ,

тарих фәннәре докторы.

 

Болгар манаралары. Рәсем «Архитектурные чертежи развалин древних Болгар. Сняты с натуры в 1827 г. архитектором А.Шмидтом» (1832 ел) исемле китаптан алынды