«Тукай әсәрләре минем күңелемдә»

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлап ел саен балалар арасында уздырыла торган «Тукай әсәрләре минем күңелемдә» рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Быел конкурска өлкә шәһәрләре һәм авылларыннан 500гә якын иҗади эш кабул ителде. Анда татар балалары белән бергә башка милләт вәкилләре дә ел саен бик теләп катнаша.
Бәйгедә катнашучы балаларны өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова сәламләде. Җиңүчеләргә дипломнар белән истәлекле бүләкләрне жюри рәисе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, А.Пластов исемендәге халыкара премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирек Нуртдинов тапшырды.
* * *
Татар мәдәният үзәге каршында эшләп килүче "Хыял тамчылары" балалар вокаль ансамбле (җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Альметова) Казан шәһәрендә уздырылган «Халык моңнары» Бөтенроссия конкурсында катнашып, беренче урынны яулап кайтты.
Альбина Зайнеева һәм Әминә Хәмидуллова Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Бала белән күбәләк» җырын конкурсның гала-концертында башкардылар. Гала-концерт Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап, Г.Тукай музеенда узды. Конкурска 100гә якын гариза килгән.
* * *
Чардаклы район үзәге 2 нче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган арт-акциягә кушылды. Алар Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар.
* * *
Засвияжье районындагы 242 нче «Садко» балалар бакчасында Г.Тукайның 140 еллыгына багышланган "Тукай әсәрләрен тирәнтен өйрәнәбез" дип аталган әдәби атналык узды.
Тәрбияче Гөлфия Бдиева атналык барышында нәниләрне шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды. Балалар, тәрбиячеләр белән бергәләп, әдипнең әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар, "Тукай геройлары" дигән темага рәсемнәр ясадылар һәм әсәрләрен яттан өйрәнеп, шигырь уку бәйгесендә катнаштылар.
* * *
Мәләкәс районы Новоселки бистәсе мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге елына багышланган татар бәйрәме узды. Анда Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләре, татар халык җырлары яңгырады, иҗади конкурсларда җиңүче мәктәп укучылары бүләкләнде.