Сүнмәс йолдыз

26 апрельдә Зур Чирекле урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуына багышланган тантаналы чара узды. “Габдулла Тукай - сүнмәс йолдыз” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә мәктәп укучылары һәм укытучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Шагыйрьнең вафатыннан соң дистә еллар узса да, мәшһүр әдипнең рухи мирасы сүрелми, иҗаты онытылмый. Татарстанда да, Россия төбәкләрендә дә аның исеме яңгырый.
Бу көнне мәктәпнең актлар залында бәйрәм рухы, милли рух хөкем сөрде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәсиха Рафат кызы Ягудина тарафыннан Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышлап әзерләнгән презентация беркемне дә битараф калдырмады. Әйтерсең лә, кичәдә катнашучылар 19 нчы гасыр ахыры - 20 нче гасыр башы вакыйгаларына кереп чумдылар. Слайдларда Тукайның биографиясе сәхифәләре җанланды - Кырлайда ятимлек ачысын татып үткән балачагы, Уральскига күченүе, халык шагыйре буларак танылуы. Тукайның газиз туган җирен, кендек каны тамган туфракны өзелеп яратуы һәм гади кешеләргә карата җылы мөнәсәбәттә булуы балаларда чиксез соклану тудырды.
Мәктәп укучыларының чыгышы милли бәйрәмнең бизәгенә әверелде. Сәхнә түреннән нәни чактан ук барыбызга да яхшы таныш булган шигъри юллар яңгырады. Балалар Тукай әсәрләрен - “Туган тел”, “Сабыйга”, “Эшкә өндәү”, “Чишмә”, “Шагыйрь”, “Государственная Думага” һәм “Туган авыл” шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сөйләделәр.
Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы - Зур Чирекле авылы шагыйрәсе Халимә Рамазанова яңа гына табадан төшкән иҗат җимешләре белән таныштырып үтте. Мин шигырьләремне бөек шагыйребез Габдулла Тукайдан илһам алып язам, аның әсәрләрен гел укыйм, диде ул.
Чараның икенче өлешендә иҗади конкурслар көтә иде. Г.Тукайның “Туган тел”, “Шагыйрь”, “Туган авыл”, “Сөбханалла” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчеләр номинациясендә Әминә Байбулатова белән Вилдан Нугайбеков (6Б кл), Самира Куликова (9А кл), Раилә Гафарова (10 кл) һәм Ләйсән Нугайбекова 1 нче урынга лаек булды.
11 класс укучысы Әминә Рафикова Г.Тукай иҗаты буенча иң яхшы сочинение номинациясендә беренче урынга чыкты.
Г.Тукай әсәрен иң яхшы инсценировкалау номинациясендә 5А классы укучылары, “Су анасы”н сәхнәләштереп, 1 нче урынны алдылар.
8Б классы укучысы Алия Мавлютова Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре буенча иң яхшы рәсем өчен беренче урынга лаек булды.
Шул ук 8Б классы укучысы Алсинә Мавлютова Г.Тукайның “Туган авылым” шигыренә иҗат ителгән җырны оста башкарып, конкурста җиңү бәхетенә иреште.
Бәйрәм кунаклары балаларның һәрбер чыгышын көчле алкышларга күмделәр.
Тантаналы чара халкыбыз гимнын - Габдулла Тукайның “Туган тел”ен күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды.
Тантанада катнашучылар бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Бөек шәхесләребезнең тормыш юлын өйрәнеп һәм ана телебезне белеп кенә Туган илебез белән горурланып яшәргә мөмкин, диде алар.
“Габдулла Тукай һәрбер кешегә бик тә якын нәрсәләр - намус, Туган илгә мәхәббәт, белемгә омтылу кирәклеге турында язган. Балалар аның шигырьләрен укысалар, иҗатын өйрәнсәләр, киләчәктә дә буыннар бәйләнеше өзелмәс”,- ди Зур Чирекле мәктәбе укытучылары.
Габдулла Тукайның туган көне аның иҗаты заманага бирешмәвен, ә туган телебез күңелләрне, йөрәкләрне берләштереп торуны дәвам итүен күрсәтте.
Нәсиха ЯГУДИНА,
Зур Чирекле урта мәктәбенең ана теле һәм әдәбияты укытучысы.