Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, хәмед-санәләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.с.), аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аңа иярүчеләргә сәламнәребез һәм салават-шәрифәләребез булсын.
Хөрмәтле ватандашлар, кадерле мөселман кардәшләр!
Өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне “Ид-әль-Әдха” – Корбан бәйрәме белән котлыйм.
Мөселманнар өчен олуг бәйрәм бу. Ул изге Мәккә җиренә хаҗ кылу сәфәре тәмамлануын белдерә. Аллаһы Тәгалә әлеге бәйрәм көненә бик тә тирән мәгънә салган, шуңа күрә без Раббыбызның барлыгын һәм берлеген исебездә тотып һәм Аңа мәхәббәтен, тугрылыгын раслау хакына газиз баласын корбан итәргә дә әзер булуының иң югары дәрәҗәсен күрсәткән Ибраһим (галәйһиссәләм) пәйгамбәр үрнәгендә Корбан бәйрәме көнне хайваннарны корбан итеп чалабыз.
“Ид-әль-Әдха” – Корбан бәйрәме гаделлек урнаштыруга һәм җәмгыятьтә кардәшлек, үзара ярдәмләшү, бердәмлек хисләрен яңартуга зур өлеш кертә. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үзенең хушлашу хотбәсендә бу хакта әнә болай дип әйткән: "Шуны белегез, һәрбер мөселман кешесе башка мөселман өчен туган, кардәш һәм барлык иманлы бәндәләр дә үзара туганнар, кардәшләр! Бу сүзләр бүгенге көн өчен генә әйтелми. Алар барлык заманнар өчен дә әйтелә”.
Корбан бәйрәмен олуглаучы һәм хөрмәтләүче, сәдакалар өләшүче, туганнары һәм кардәшләренең хәл-әхвәлен белешүче, ятимнәргә һәм мохтаҗларга ярдәм итүче, бик күп изге һәм игелекле гамәлләр кылучы барча кешеләргә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп әйләсен.
Шушы изге вә мөбарәк көннәр туганнарыбызга һәм якыннарыбызга гына түгел, тирә-юнебездә яшәүче барча кешеләргә дә шатлык-сөенеч, күңел вә җан җылысы, бәйрәм рухы бүләк итү, өлкәбездә һәм газиз Ватаныбызда яшәүче бөтен халыкның рухи бердәмлеген ныгыту мөмкинлеге бирер, дип чын ихластан ышанам.
Аллаһы Раббыбыздан безнең иманнарыбызны ныгытуын, йөрәкләребезне Аның рәхим-шәфкатенә, гаделлегенә тирән ышаныч хисе белән тулыландыруын догалар кылып сорыйбыз. Раббыбыз барлык биргән сәдакаларыбызны һәм изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын.
Хөрмәт һәм иң изге теләкләр белән,
Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин.