27 мая – Корбан бәйрәме

Хөрмәтле Ульяновск өлкәсе мөселманнары!

Иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе, Корбан бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлауларны кабул итегез. Әлеге якты һәм шатлык-сөенечле көн хаҗ йоласын үтәү – Ислам диненең изге урыннарына хаҗ кылу сәфәре тәмамлануын белдерә. Сембер-Ульяновск төбәге күп гасырларның рухи-тарихи мирасын үзенә сеңдергән. Мөселман мәдәнияте традицияләре безнең җәмгыятебез рухи тормышының мөһим өлеше булып тора.

Әлеге бәйрәм диннең чишмә башына алып кайта һәм шәфкатьлелек, игелек, мәрхәмәтлелек, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү кебек мәңгелек кыйммәтләргә тарта. Бу кыйммәтләр кешеләрне якынайта, үзара аңлашуга һәм татулыкка булышлык итә, тынычлыкны һәм җәмгыятьтә тотрыклылыкны ныгытуда мөһим роль уйный.

Россия Президенты 2026 елны Россия Федерациясе халыкларының бердәмлеге елы дип игълан итте, һәм безнең күпмилләтле төбәгебез өчен бу аеруча зур әһәмияткә ия. Бергәләп тарихи хәтерне саклау, уртак традицияләр һәм кыйммәтләрне ныгыту, аларны яшь буынга тапшыру мөһим.

Кадерле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр! Корбан бәйрәме күңелләрне шатлык-куаныч белән тутырсын һәм төбәгебез, бөтен Россия хакына яңа игелекле үрләр яуларга көч бирсен. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.