РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ ВЛАДИМИР ПУТИН:

Ислам - Россиядә киң таралган дөнья диннәренең берсе. Аны миллионлаган гражданнарыбыз тота, алар илебез икътисады, фән, мәдәният һәм социаль өлкәләрне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Без барлык ислам дәүләтләре белән дустанә мөнәсәбәтләрне тирәнәйтергә омтылабыз, тышкы сәясәт мәйданында актив хезмәттәшлек итәбез, энергетика, промышленность, мәгълүмати технологияләр, төзелеш, авыл хуҗалыгы, финанслар, мәгариф, медицина, туризм һәм башка өлкәләрдә перспектив проектларны бергәләп гамәлгә ашырабыз.