Корбан бәйрәме якынлаша

Җомга вәгазе

Бисмилләһир рахмәнир рахим!

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез һәм хәмед-санәләребез булсын.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Киләсе атнаның сишәмбе көне барча мөселманнар өчен дә олы саналган Гарәфә көненә туры килә. Бу көнне Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сөннәтен үтәп, ураза тотучыларның гөнаһлары кичерелә. Хаҗ кылучылар бу көнне Гарәфәт үзәнлегендә басып торалар. Аллаһы Раббыбыз дин кардәшләребезнең тырышлыгын, тоткан уразаларыбызны кабул кылсын.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Мәккәдән күченгән, ягъни һиҗрәт кылган вакытта Мәдинәдә төрле уеннар һәм тамашалар оештырылган ике мәҗүсилек бәйрәме була. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) моны күреп: “Шушы ике бәйрәм урынына Аллаһы Раббыбыз безгә иң күркәмнәрне - Ураза (Рамазан) һәм Корбан бәйрәмнәрен бирде”,- дип әйтә. Раббыбыз әлеге бәйрәмнәр аркылы безгә шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булуын күрсәтә. Шуңа күрә бу көннәрдә без бер-беребезне гафу итәргә, кичерергә, башкалар турында кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш. Рамазан һәм хаҗ кылу айларында вакытларын гыйбадәттә үткәргән мөселманнар Аллаһының ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешеп, бәйрәм көннәрендә Раббыбыз биргән нигъмәтләрдән файдаланалар. Тирәнтен уйлап карасак, шушы фани дөньядагы барлык сынауларны да лаеклы рәвештә үткән мөселман өчен бакыйлыкта бернинди көнләшү, хөсетлек һәм усаллык хисләре булмаган җәннәткә керү чын бәйрәм булачак. Рамазан бәйрәме белән Корбан бәйрәме әнә шундый көннәр булып исәпләнә.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) бәйрәм көннәрендә догада булуны, изге гамәлләр һәм зикер кылуны хуплаган. Үзенең хәдисендә ул болай дип әйтә: “Бу көнне без беренче эш итеп намаз укырбыз” (Бохари).

Бәйрәмнәр – ул мөселман җәмәгатьчелегенең теләктәшлек һәм бердәмлек көннәре. Бу көннәрдә бер-береңә бүләкләр бирергә, бер-береңә ярдәм итәргә, башкаларга хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларны шатландырырга, Аллаһы биргән нигъмәтләрдән файдаланырга һәм Раббыбызны зикер кылырга кирәк. Туй һәм бәйрәм көннәрендә яхшы кәеф булдыру өчен уеннар һәм күңел ачу чаралары оештырырга рөхсәт ителә, әмма алар кешедә кабәхәт (низменные) теләкләр уятмаска тиеш. Безнең динебез бәйрәм көннәрендә шатланырга, бергәләп сөенергә куша. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.), бәйрәмнәрнең дини мәгънәсенә тукталып, күңел ачу һәм шатлану рөхсәт ителгән дәрәҗәдә калсын өчен билгеләнгән чикләрдән чыкмаска киңәш итә. Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) хәдисендә: “Бәйрәмнәрегезне тәкбир әйтү белән бизәгез”,- диелгән (Хәйсәми).

Ислам дине буенча бәйрәм көннәрендә әҗер-савапка ирештерүче гамәлләр кылырга кирәк. Менә аларның кайберләре: иртән иртүк торып, госел коенырга һәм тешләрне мисвәк белән чистартырга, аннары хушбуй сөртеп, өстеңә чиста кием кияргә һәм бөтен кыяфәтең, күңелең, калебең белән Аллаһыга рәхмәтле булып, канәгатьлек хисе кичереп, мәчеткә юл тотарга кирәк.

Бәйрәм көннәрендә мәчеткә гает намазына тәкбир әйтеп бару күркәм гамәл булып санала. Рамазан бәйрәмендә тәкбирне - эчтән генә, Корбан бәйрәмендә кычкырып әйтергә кирәк. Намаздан өйгә башка юл белән кайтырга киңәш ителә. Юлда очраган кешеләр белән ачык булырга, елмаеп исәнләшергә кирәк. Мөмкинлектән чыгып, сәдакалар өләшергә була.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйтә: “(Шулай булгач) Раббың өчен намаз укы һәм (Аның исеме белән) корбан чал (да, корбан итен юксылларга тарат)” (Әл-Кәүсәр, 2).

“Без аңа фидия итеп зур (кыйммәткә һәм гәүдәгә ия булган) бер корбанлык (сарык тәкәсе) бирдек” (Саффат, 107).

Корбан чалуда тәвәккәллек күрсәтергә кирәк. Фани тормыш мәсьәләләрендә без акча бармы, җитәрме, дип уйланып тормыйбыз, ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү әмәлен табабыз бит. Дини бәйрәм көннәре килеп җитеп, сәдака бирергә кирәк булгач, бу дөньяда да, бакыйлыкта да файда китерүче гамәлләрне башкаруда тәвәккәллек күрсәтик, җәмәгать. Мисал өчен, корбан чалу гаилә башлыгын һәм аның якыннарын, туганнарын кан коелудан, кеше каны түгелүдән саклый. Әгәр нинди дә булса бәла-каза, сынау килсә дә, чалган корбаннарыбыз авырлыкларны җиңеләйтәчәк. Мөселман халыкларында гасырлар буе бала тугач, кыйммәтле әйбер алгач, нәрсәгә дә булса ният кылгач, корбан чалу традициясе сакланып килә.

Корбан чалуның тагын бер файдасы бар – терлек ите юксылларга таратыла. Корбан бәйрәме, беренче чиратта, мохтаҗлыкта яшәүче кешеләр бәйрәме ул. Шулай итеп, корбан чалдыручы шушы йоланы башкаруы өчен икеләтә әҗер-савап ала, өстәвенә, корбан итен алучы да әле аңа теләк теләп дога кыла.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.), Аллаһы тарафыннан бу хакта әмер кылынганнан соң, бер тапкыр да корбан чалмыйча калмый, хәтта юлда, сәфәрдә булган вакытта да корбан чала. Рәсүлебез (с.а.в.с.): “Әй, кешеләр! Һәр елны һәр йортта корбан чалу мәҗбүри (обязательно) (ваҗиб)”,- дип әйткән (Ибн Мәҗә).

Корбан чалу мәсьәләсендә ике мөһим нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Беренчесе һәм иң яхшысы – мөселман үзе өчен үзе корбан чала. Икенче вариант – мөмкинлек булмаган очракта, бер гаиләдә яшәүчеләр исеменнән бер корбан чалына. Әгәр туганнар төрле йортларда яшәсә, бер корбан чалу белән чикләнү дөрес булмас.

Корбан чалган вакытта түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: чит-ят кешеләргә һәм балаларга күрсәтмибез, тавышламыйбыз, үзебездән соң чүп-чарны җыештырып калдырабыз.

Бу – елның иң зур, олуг бәйрәме, шуңа күрә бала-оныкларыгызга бүләкләр бирергә онытмагыз!

Исегезгә төшереп үтәбез: 26 майдан 30 майның икенде (аср) намазына кадәр (аны да кертеп) һәр фарыз намаздан соң бер тапкыр тәкбир-тәшрикъ әйтәбез.

Әлеге хәбәрне – мәгълүматны барлык туганнарыгызга, күршеләрегезгә һәм хәтта намаз укымаучы таныш булган мөселманнарга да җиткерсәгез иде. Алар 27 майда иртән иртүк торып мәчеткә гает намазына барырга һәм бу көннәрдә корбаннар чалырга онытмасыннар!

26 май – Гарәфә көне, ураза тотабыз, сәхәр тәмам – 02.25.

27 май – гает бәйрәме. Иртәнге намаз – 02.23.

Әрвахларның рухларын шатландырып догалар кылыйк!

Аллаһы Раббыбыз тырышлыкларыбызны һәм чалган корбаннарыбызны, мөселман кардәшләребезнең хаҗларын кабуллардан кылсын.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.