26 май – Соңгы кыңгырау

Кадерле мәктәпне тәмамлаучылар, педагоглар һәм ата-аналар!
Чын күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйм!
Традиция буенча мәктәптәге әлеге көн күңелне нечкәртә торган, назлы һәм берүк вакытта дулкындыргыч хисләр белән тула. Бүген 17 мең тирәсе егет һәм кыз, үзләре өчен иксез-чиксез мөмкинлекләр һәм беренче мөстәкыйль карарлар дөньясын ачып, олы тормышның яңа баскычына баса.
Кадерле мәктәпне тәмамлаучылар! Алда сезне җаваплы, әмма кызыклы юл көтә, сезгә зирәк остазларыгыз – укытучылар бүләк иткән белемнәр аны үтәргә ярдәм итәчәк. Һәркайсыгызның тормышта үз урынын эзләп табуын һәм иң кыю хыялларын гамәлгә ашыруын телим. Сезнең тормышыгыз ачык һәм якты вакыйгалар белән тулсын, ә мәктәп еллары шәхси җиңүләр, киләчәктә белем алуыгызда, булачак һөнәрегез һәм гаиләгездә уңышларга ирешү өчен ныклы фундамент – нигез булып торсын.
Педагогларга – хезмәтләре һәм тугырыклы булулары, ә мәктәпне тәмамлаучыларның ата-аналарына ярдәм итүләре һәм ышанулары өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең бәһасез белемегез, тәҗрибәгез һәм сизгер йөрәкләрегез ярдәмендә без лаеклы буын тәрбияләп үстердек, әлеге буынның омтылышлары һәм таланты Ульяновск өлкәсенә һәм безнең бөек илебезгә зур файда китерер.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.