Җиңү көне – илебезнең төп бәйрәме
Мин – Россия гражданины

Ульяновскиның Җиңүнең 30 еллыгы мәйданында узган хәрби парад кунаклары арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар иде. Солтан Зәйдулин өчен Җиңү көне – илебезнең төп бәйрәме.
“Мин биредә булуым, әлеге бәйрәмдә катнашуым белән горурланам. Мин илебезнең гражданины булуы белән горурланам, чөнки безнең илебез гаҗәеп дәрәҗәдә куәтле, искиткеч көчле һәм беркайчан да, бервакытта да, беркемгә дә җиңелмәс. Бүген мин монда ашкынып, горурлык хисе белән килдем. Хәрби парадны горурлык хисе белән карыйм һәм барысын да бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйм. Без сугыш вакыйгаларын хәтеребездә, күңел төпкелләребездә саклыйбыз, исебездә тотабыз икән, димәк, тарихыбыз яшәячәк, юкка чыкмаячак”,- ди СВО герое, единоборстволар спорт мәктәбе тренеры, “Сембер җире Геройлары” программасында катнашучы Солтан Зәйдулин.