Утлар-сулар кичкән ветеран

Новоспасское районында Бөек Ватан сугышының бердәнбер фронтовигын Җиңү көне белән котладылар.

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан чын мәгънәсендә истәлекле вакыйга булды. Район җитәкчеләре һәм шәрәфле кунаклар каһәр суккан сугышның барлык михнәт-газапларын үз җилкәсендә татыган, утлар-сулар кичкән соңгы һәм шушы җирлектә яшәүче бердәнбер ветеранның – Самат Ахат улы Хакимовның хәлен белергә һәм бәйрәм белән тәбрикләргә килделәр.

Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Мария Шпак, Новоспасское район хакимияте башлыгы Сергей Матвеев, район башлыгы Александр Горбунов һәм “Бердәм Россия” депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, “Проминвест” ширкате генераль директоры Николай Мясников сугыш каһарманына рәхмәт белдереп, хәерле гомер, саулык һәм тыныч картлык көннәре теләделәр.

Самат Ахат улы өлкән буын кешеләре турында кайгыртучанлык күрсәтүләре, җылы сүзләре, изге теләкләре өчен җитәкчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Ил-көннәребез тыныч, имин булсын, сугыш афәтләре беркайчан да кабатланмасын, батыр, курку белмәс ир-егетләребез Донбасс якларыннан Җиңү шатлыгы белән исән-сау кайтсыннар, диде Самат ага, күз яшьләрен сөртеп. Язмыш сынауларын җитәрлек татыган хөрмәтле аксакалның теләкләре кабуллардан булсын иде.