Сәламәт тәндә – сау акыл

Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете мәхәлләсе әгъзасы Натфулла Фаткуллов гомере буе сәламәт яшәү рәвеше алып бара.

Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүче Натфулла ага Фаткуллов биш вакыт намазын калдырмый. Ә буш вакытында физик культура – озак еллардан бирле йөзү белән шөгыльләнә. Йөзү буенча шәһәр һәм өлкә ярышларында катнашып, һәрвакыт призлы урыннар ала.

Шушы көннәрдә генә шәһәребезнең “Торпедо” спорт комплексы бассейнында Ульяновск өлкәсе пенсионерларының “Вплавь за здоровьем” дип аталган йөзү буенча 12 нче традицион ярышлары узды. Әлеге бәйге Россия пенсионерлар союзының региональ бүлекчәсе,  Ульяновск өлкәсенең физик культура һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. Горурлыгыбыз чиксез: Ленин районы вәкиле Натфулла Фаткуллов 70 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында призлы 3 нче урынга лаек булды.

“Әтиемнең сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирүенә шатланам. Ул йорт һәм бакча эшләренә дә, мәчеткә намазга йөрергә дә өлгерә, йөзү буенча ярышлардан да читтә калмый”,- ди Натфулла аганың улы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов.