Әнине күрәсе иде
Хикәя

Болытлы көн. Тәрәзә пыяласына бәреп яуган эре-эре яңгыр тамчылары урамны Нураниягә күрсәтмәскә, әллә инде анда булган ниндидер күңелсез хәлләрне яшереп калырга теләгән сыман, иртәдән бирле эленеп торган юеш пәрдә кебек җир белән күкне каплап куйган иде.
Берничә төн рәтләп йокламаган, урынына салуга елап уянган баласын кочаклап хастаханә палатасында арлы-бирле йөреп арыгач, яшь ана коридорга чыкты. Балага саф һава сулатырга, ә үзенә берәр кеше белән аралашу комачауламас, дөнья мәшәкатьләреннән бераз арынып тору күпмедер файда китерер, дип уйлады Нурания.
Тын сәгате булуына карамастан, коридорның бер очыннан икенчесенә таба бала күтәреп йөргән ханымнар җитәрлек иде. Берсе көйсез нарасыена бишек җыры көйли, икенчесе алка тулы колагына кәрәзле телефонын "ябыштырган", иренә баласының исәнлеген түкми-чәчми җиткерә, берәү шәфкать туташын эзләп маташа. Кыскасы, һәммәсенең үз мәшәкате, барысында да бала кайгысы.
Кинәт ерактагы бер палатадан бер төркем бала күренде. Ишекне ачып, Нурания басып торган якка ике-өч минут карап тордылар да, шәфкать туташының кырыс тавышын ишетүгә, дәррәү күздән югалдылар.
Кич мәлендә, бу балалар коридорга уйнарга чыккач, аларның яннарына Нурания дә өч айлык улын күтәреп чыкты. Әле үзе дә балалыктан чыгып бетмәгән яшь ана шулай нәниенең кәефен күтәрергә теләде.
Әлеге балалар белән аралаша башлаганчы, яшь ханымның күзенә аларның өс-башы, кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышы бәрелде. Араларында иң олысы - Дима, әрсез, шук, үзенең 8-9 яшенә гаҗәеп күп белүчән, үткен малай. Аның бертуган энекәше - Сережа. Тупас, дорфа, берәр әйбер кирәк булса сорап түгел, ә йолкып ала торганнардан. Сеңелкәшләре - 3-4 яшьлек Настя. Сөйкемле, оялчан кыз. Кызганычка, һаман сөйләшә белми, балалар белән ымлыклар, аваз ияртемнәре һәм ишарәләр ярдәмендә аралаша.
Балаларның барысы да нык имгәнгән, кием-салымнары ертылып, төрле төстәге җепләр белән берничә кат ямалып, тузып беткән иде. Нурания эченнән генә болар авариягә эләккәннәр, бугай, дип уйлады.
Яшь ана Диманың ачык, сүзгә батыр икәнлеген шәйләп алды да, җаен китереп, әкрен генә, бу тән җәрәхәтләрегез кайдан килде, дип сорарга булды.
- Әни кыйнады, - диде Дима, күзен дә йоммыйча.
Нурания мондый җавапны ишетергә әзер булмаган, күрәсең, бермәлгә аптырап, берсүзсез таштай катып калды. Бераз тынычлана төшкәч, балаларның тәннәрен ул игътибар белән, җентекләп карарга батырчылык итте. Диманың муен тиресе суелган, урыны-урыны белән шешенеп куе кызыл төскә кергән, аяк-куллары зәңгәрле-яшелле, битеннән кыргыч белән узганнар диярсең, тырналып, канап беткән. Сережаның кул һәм аяк бармаклары бинтка чорналган, тәне шулай ук күгәргән. Настяның ярты башы зеленкага манчылган, сап-сары чәчләре таланып, балчыкка укмашкан, бер аягы җиңелчә атлый иде.
- Без хастаханәдә вакытлыча гына, апа, иртәгә моннан алып китәчәкләр. Кичә өйгә ниндидер органнардан килеп, барыбызны да әнидән тартып алдылар, хәзер балалар йортына урнаштырырга телиләр. Әни эчә шул безнең, аннары, кәефе булмаса, тотып кыйный. Кем өйдән вакытында чыгып качарга өлгерми - шуңа эләгә. Мин үзем, абый кеше буларак, энем белән сеңелемне тәрбиялим, ашатам, юындырам, - дип сораганны да көтеп тормыйча мавыктыргыч итеп сөйләде дә, сөйләде Дима. - Закон буенча әнине аналык хокукларыннан мәхрүм итәргә тиешләр. Әле суд булмады, көтәбез. Яхшы адвокат очрап, әнине яклап кала алса ярар иде.
СөбханаЛлаһ! Бу сүзләрне 8-9 яшьлек бала сөйли бит! Ирексездән, Нурания, ә син үзең кая барырга телисең, дип сорады. Дима берничә балалар йортын атады. Исемнәрен дә, адресларын да, кайда ничек ашатуларын, ничек тәрбияләүләрен дә күптән белә икән инде.
Әңгәмә 15-20 минутка сузылгач, Сережа, Нуранияне үз итеп, итәгенә менеп утырды да, уйнаганда онытылып китеп, аңа "әни" дия башлады.
Шулчак Дима:
- Апа, сез безнең өчебезне дә асрауга алыгыз әле. Сезгә бирәчәкләр. Сез эчмисезме соң?- диде.
- Юк, эчмим, - диде Нурания, тамагына утырган төерне кая итәргә белмичә, күзләреннән атылып чыгарга торган кайнар яшьләрен көчкә тыеп.
Шулчак шәфкать туташының, отбой, дип кычкырганы яңгырады. Яшь ана нәни танышлары белән хушлашып, палатасына кереп китте дә, улын кочаклап, урын өстенә менеп ятты.
Ниһаять, сабыйның хәле бераз уңайланды, колак авыртуы басылды, төннәрен яхшы йоклый башлады. Ә Нурания - киресенчә. Инде ничә төн рәттән өзек-өзек йоклаганына карамастан, бүген инде изерәп йокларга бөтен мөмкинлекләр булганда, әлеге төнне ул уйланып, бер карасаң, аңа бөтенләй ят булган сабыйлар өчен борчылып чыкты. Иртәгә китәргә җыеналар. Озатырга чыгармын, дип ниятләде Нурания.
Шөкер, иртәнге аштан соң коридорда Диманың тәрәзә янында басып торганын күрергә насыйп булды аңа. Гадәттәгечә, малайның кәефе күтәренке, борын астына нидер көйләп, шамакайланып басып тора иде. Нурания аңа сокланып карады да, Дима, син нәрсә турында хыялланасың, диде. Ә ул яшь анага, бер дә шикләнмичә: "Эх, әнине күреп каласы иде”, - дип җавап кайтарды, һәм пышылдап кына үзенең зур сере белән бүлеште.
Тапкыр малай, шәфкать туташының бер палатага кереп киткән чагын туры китереп, посттагы телефонны алып әнисенә шалтыраткан да, үзенең һәм бертуганнарының хәзерге вакытта кайда икәнлекләрен, сәгать ничәдә хастаханәдән балалар йортына алып китүләрен тәфсилләп сөйләгән икән.
Диманың күзләре - тәрәзәдә. Ул әнисен соңгы тапкыр күрешеп калыр өчен өзелеп көтә. Нурания аңардан, әниең киләме соң, дип сорады.
- Ул сүз бирде, киләм, только допью, дип әйтте,- диде малай, моң тулы күзләрен тәрәзәдән алмыйча.
Нурания, бу баланың әнисен шундый нык яратуына, ә анасының балаларына карата мәрхәмәтсез, битараф булуына кабат инангач, Дима янында башка бер секунд та басып тора алмаганын аңлады. Ашык-пошык хушлашып, хәерле юллар теләп, палатасына кереп бикләнде дә, мендәргә капланып ятты.
Яңгыр күптән туктап күктә ямьле кояш балкыса да, Нураниянең күңелендә карлы-бозлы давыл дулый иде. Үксеп-үксеп күпме елаганын үзе дә хәтерләми, әмма, җир шарында шундый ваемсыз "аналар" да буламы икән, дигән йөрәк әрнүләре бераздан, җир йөзендә шундый эчкерсез, саф, кояш нурыдай җылы балалар да бар икән, дигән якты бер өметкә алышынды.
Хабибә (Рита) ИМАМЕТДИНОВА,
Өчкаен-Ульяновск шәһәре.