Ак халатлы, саф күңелле шәфкать иясе

Ульяновск шәһәре 2 нче поликлиникасының көндезге стационары мөдире, Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау отличнигы Гүзәл Надир кызы Джеландинова кырык елдан артык гомерен медицинага багышлаган.
Соңгы елларда өлкәбездә “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча күп кенә поликлиникалар, хастаханәләр яңартылды. Засвияжье районы халкына медицина ярдәме күрсәтүче 2 нче поликлиникада да капиталь ремонт эшләре күптән түгел генә тәмамланган. Хәзер әлеге медицина учреждениесе, чын мәгънәсендә, тыштан да, эчтән дә ялтырап тора. Замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган поликлиникада югары квалификацияле врачлар һәм шәфкать туташлары яңа гына урнаштырылган медицина аппаратурасы ярдәмендә төгәл диагноз куеп, авыруларны дәвалыйлар.
Поликлиниканың көндезге стационарында да тәртип, чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. Стационарның хуҗабикәсе – милләттәшебез Гүзәл Надир кызы Джеландинова пациентларны елмаеп, ачык йөз белән каршы ала. Кемнедер кан басымының югары яки түбән булуы борчый, икенчеләре аркалары авыртудан, билләре һәм аяклары сызлаудан зарлана. Ул һәркайсын игътибар белән тыңлый, анализларын җентекләп тикшерә һәм дәвалау тәртибен билгели. Үз эшенең чын осталары булган шәфкать туташлары Алина Ивановна Кашкарова, Александра Васильевна Егорова, Алиса Алексеевна Иванова, Елена Васильевна Забродина, Татьяна Николаевна Терентьева, Ирина Игнатьевна Лапшова, Надежда Анатольевна Сидулова белән Татьяна Петровна Федорова уколларны авырттырмыйча ясыйлар һәм кан тамырына системаны ансат кына куялар. Ә Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып үсеп, Ульяновск медицина училищесын тәмамлаганнан бирле биредә армый-талмый хезмәт итүче Эльмира Җәүдәт кызы Сабируллова нерв авыруларыннан озонотерапия ярдәмендә дәвалый. Җитәкчебез һәм остазыбыз Гүзәл Надир кызына без барыбыз да рәхмәтлебез, ул – ышанычлы терәгебез һәм таянычыбыз, саклаучыбыз һәм яклаучыбыз, ди Эльмира Җәүдәт кызы. Иглорефлексотерапия, ягъни организмны инә белән сихәтләндерү процедурасын алар икәүләп ясыйлар. Инә белән дәваланырга бик күп мөселман кардәшләребез, үзебезнең татарлар йөри, димәк, файдасын күрәләр, дип өстәде ачык йөзле, ярдәмчел Эльмира Сабируллова.
Гүзәл Надир кызы Джеландинова кырык елдан артык гомерен сәламәтлек саклауга багышлаган. Павловка районының данлыклы Муратовка авылында дөньяга килгән искиткеч акыллы кыз кечкенә чактан ук медицина белән кызыксына. Төрле китаплардан укып туплаган белеменә таянып, өйдәге мәчеләр белән этләрне дәвалый. Яраткан әбиемнең авылда кендек әбисе буларак танылуы, әтиемнең өч дистә елдан артык гипертония авыруыннан җәфалануы һәм икебертуган абыем академик Тофик Биктимировның табиб һөнәрен гомерлек кәсеп итеп сайлавы миңа көчле йогынты ясагандыр, этәргеч биргәндер, мөгаен, ди Гүзәл Надир кызы. Авыл мәктәбен уңышлы тәмамлаган кыз Куйбышев дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Терапия белгечлеге буенча интернатураны “бик яхшы” билгеләргә бетергән яшь белгечне УАЗ медсанчастенә участок врач-терапевты итеп эшкә җибәрәләр. Биредә ун елга якын эшләү дәверендә ул үзен эчке авыруларны диагностикалау һәм дәвалауның заманча ысулларын үзләштергән табиб сыйфатында таныта. Һәрдаим белемгә омтылучы яшь табиб Ленинград, Мәскәү һәм Түбән Новгород мединститутлары каршындагы врачларның квалификациясен күтәрү курсларын тәмамлап, рефлексотерапия, гериатрия һәм геронтология, электроакупунктура, спелеотерапия ысуллары ярдәмендә дәвалау ысулларын куллана башлый. 1993 елдан бирле ул 2 нче поликлиниканың көндезге стационарында хезмәт итә. Хәзерге вакытта югары квалификацион категорияле врач-терапевт шушы бүлеккә җитәкчелек итә.
“Көндезге стационар үз аяклары белән йөри алган авырулар өчен бик тә уңайлы дип саныйм. Әлеге форма экономик яктан да отышлы. Авыруларны ашатасы һәм төнге сменадагы медперсоналга хезмәт хакы түлисе юк. Пациент безгә килеп урнашкан көнне үк дәвалану курсына керешә, үзе өчен уңайлы вакытта процедураларга килеп йөри. Авыруларның көндезге стационар исеменә юллаган рәхмәт хатлары бу форманың бөтен яктан килешле булуын раслый”,- ди Джеландинова.
Гүзәл Надир кызы – күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары иясе. Тырыш, намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен ул Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы, РФнең Сәламәтлек саклау отличнигы күкрәк билгесе, Ульяновск шәһәре мэриясе һәм Засвияжье район администрациясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Дөресен әйткәндә, мин гомере буе эш белән яшим, эштән башка үземне бөтенләй күз алдына китерә алмыйм, поликлиника минем өчен туган өем сыман, газиз балам кебек якын, ди ак халатлы шәфкать иясе.
Бәхет ачкычын яраткан эшендә тапкан Гүзәл Надир кызы – ике бала анасы. Озак еллар төзелеш оешмасында прораб булып хезмәт иткән тормыш иптәше Зариф Гариф улы Мустафин белән матур гына яшәп, ике кыз бала үстергәннәр. Эльвира әнисе үрнәгендә врач һөнәрен сайлаган, хәзер Россия-Япония фирмасының Казандагы бүлегендә медицина мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Ә Динара Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган, бүген Франция башкаласы Парижда яши. Бәхетле ана балдан татлы оныкларының уңышлары турында да сөенеп сөйли. Әмир спорт белән шөгыльләнә, стоматолог булырга хыяллана. Ә Альберт – 1 нче гимназиянең 7 класс укучысы, шулай ук спорт белән мавыга. Газиз ана, яраткан әби булу – җир йөзендәге иң зур бәхет ул, ди Гүзәл Надир кызы.
“Әнием Рәйсә Шаһиҗамал кызы ун балалы гаиләдә туып үскән. Әтисе, ягъни бабам мулла булып торган, авылда мәчет ачарга рөхсәт сорап, Мәскәүгә, Бөтенроссия старостасы Михаил Калинин янына хәтле барган. Ә без бертуганым Шамил белән гаиләдә икәү үстек. Ул Мәскәүдә яши, гомере буе инженер-химик булып эшләде, хатыны – врач”,- ди танылган табибә, бәхетле елмаеп.
Иманлы гаиләдә туып, әти-әнисеннән дини тәрбия алып үскән Гүзәл Надир кызы Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәнең 2 нче сыйныфында дини гыйлем эсти. Буш вакытым килеп чыкса, кулыма Коръәни-Кәрим китабын алам һәм аять-сүрәләрне укырга өйрәнәм, шул рәвешле җаныма тынычлык табам, рәхәтләнеп ял итәм, ди шәфкать иясе.
Яшьлек елларында күңеле кушуынча табиб һөнәрен сайлаган Гүзәл Надир кызының тормыш һәм хезмәт юлы күпләр өчен үрнәк булырлык. Ул илебезгә файда китереп һәм халыктан рәхмәт сүзләре ишетеп гыйбрәтле, тирән мәгънәле гомер кичерә.
Исхак ХӘЛИМОВ.