Әйдәгез, туган халкыбызга хезмәткә!

Соңга калмасак иде...
Агымдагы елның 17 июнендә милли-мәдәни автономияләр турында федераль закон кабул ителүгә 30 ел була. Һәм Россиядә иң беренчеләрдән булып әлеге яңа институт безнең Ульяновск өлкәсендә эшли башлады - 1997 елда Ульяновск шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәкнең юстиция идарәсендә теркәлде. Аңа рәис итеп семберлеләр профессор Азат Курчаковны сайлады, еллар узгач аны Димитровград шәһәре татар автономиясенең беренче рәисе Роза Әхмәтҗанова алыштырды. Тагын дүрт елдан соң рәислеккә яшь буын вәкилләре - эшмәкәр Фәрит Әюпов һәм мин, журналист Рамис Сафин килдек.
Һәм, әйтергә кирәк, без дә беренче рәис Азат ага куйган ныклы нигезне һәм тотрыклы кыйбланы югалтмадык. Әлбәттә инде, утыз ел эчендә байтак кына алга китешләр булса да, югалтулар да булмады түгел. Автономиянең утыз еллык эшчәнлегендә иң зур югалтулар мәгариф тармагында - Ульяновск дәүләт педагогия институтында һәм Ульяновск, Сенгилей педагогия училищеларында милли төркемнәрнең, Яңа шәһәрдә татар мәктәбенең ябылуы иң зур артка чигенеш иде. Әлеге милли төркемнәрнең һәм мәктәпнең ябылу сәбәбе - балалар һәм абитуриентлар булмавында.
Мәгариф өлкәсендә проблемалар бүген дә бихисап. Беренчедән, дәресләр саны кимү, икенчедән, ата-аналарның үз балаларына татар телен укытуны теләмәүләре. Татар милләтеннән булган бик күп әти-әниләрнең гариза язганда татар теле урынына рус телен сайлауларын аңлавы бик кыен. Бу - башка сыймаслык хәл. Шуңа күрә өлкә мәктәпләрендә укучы 15013 баланың нибары 4096сы гына татар телен уку насыйп булган. Укытучылар да бар, бушлай дәреслекләр дә бирелә, теләк кенә юк.
Ә менә балалар бакчаларында этномәдәни компонентны кертү уңышлы гына алып барыла. Шәһәр бакчаларында ел дәвамында төрле милли чаралар, семинарлар һәм практикумнар узып тора. Алар өчен Казаннан ел дәвамында ике телдә басылган әкият китаплары, методик кулланмалар, өстәл уеннары кайтартыла.
Мәдәният өлкәсендә хәлләр борчылырлык түгел - клублары булган татар авылларында, шәһәрдәге мәдәният йортларында үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшли, концертлар, фестиваль-конкурслар уза. Шунысы сөенечле, соңгы елларда байтак кына мәдәният йортларында заманча тегелгән татар милли киемнәре булдырылды.
Төбәгебездә татар телендә ике матбугат чарасы - Иске Кулаткының “Күмәк көч”е һәм өлкә буенча таралучы “Өмет” газетасы нәшер ителә. Ни кызганыч, әлеге газеталарның тиражы еллап түгел, айлап кими башлады. 95 еллык тарихы булган “Күмәк көч” кайчандыр 7000 данә тираж белән чыкса, бүген аның саны нибары 2000гә генә калды. “Өмет” тә әле берничә ел элек кенә 5-6 мең данәдә таратылса, бүген аның тиражы 3200гә төште. Мин моны, беренчедән, халкыбызда милли горурлык, туган телне саклау теләге сүлпән булу белән аңлатыр идем. Өлкәдә яшәүче 111 меңнән артык татарга 3200 саны бик түбән булып тоела.
Өлкәбездә татар телендә китап нәшер итү, язучылар белән эшләү зур активлык белән бара. Язучылар оешмасына яшьләр килүе аз гына булса да күңелдә өмет чаткылары уята. Узган елда басылып чыккан “Сембер язлары” китабының Бөтенроссия китап күргәзмәсендә җиңүе аның бай эчтәлекле булуы, матур бизәлеше һәм яхшы сыйфаты хакында сөйли.
Әлбәттә, башкарылган эшләр хакында озак сөйләп булыр иде. Әнә, шул ирешелгән уңышлар, узган чаралар артында, билгеле инде, татар, милләт дип җан атып яшәүче канкардәшләребезнең тырыш хезмәте, җитезлеге һәм үҗәтлеге тора. Мин бүген әле милли тормыштан ерак торучы, яисә читтән генә күзәтеп, бары тик зал тутырып 2-3 көн барган татар концертларына гына йөрүче милләттәшләремә мөрәҗәгать итәсем килә: әйдәгез, безнең сафка, әйдәгез, туган халкыбызга хезмәткә... Әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез нинди генә авыр еллларда да, катлаулы чорларда да телебезне һәм динебезне саклап кала алганнар бит. Алардан калган бай рухи мирасны бала-оныкларыбызга тапшырыйк, буыннар чылбыры 21 нче гасыр башында өзелмәсен иде!
Рамис САФИН,
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният, Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе үзенең чираттагы отчет-сайлау конференциясенә әзерләнә. Зур җыелыш алдыннан район автономияләре җитәкчеләре башкарган эшләренә йомгак ясап, киләчәккә планнары белән бүлешәләр.
Рамил АБИТОВ, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе:
- Быел безнең районда унҗиденче тапкыр Сабантуй бәйрәме узачак. Милли бәйрәмне киңкырлы итеп үткәрергә тырышабыз, җыр-биюләр белән генә чикләнмибез. Сәхнәдә Алтын туйларын билгеләп үтүче парларны да, никахлашучы яшьләрне дә, Россия армиясе сафларына китүче егетләрне дә, мәктәпкә баручы балаларны да күрергә мөмкин. Без аларның һәрберсен хөрмәтлибез, бүләкләребезне тапшырабыз. Дүрт ел рәттән барча халыкны солдат боткасы белән сыйладык.
Әниләр көненә багышлап Татар теле һәм мәдәнияте көне үткәрү инде традициягә әверелде. Бәйрәмгә төрле һөнәр ияләрен – үрнәк аналарны чакырабыз.
СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуга үз өлешебезне кертәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләрен, хатыннары белән балаларын корбан, ифтар мәҗлесләренә чакырабыз.
Күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга һәм СВОда катнашучыларның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре таратуны традициягә керттек.
Тимерьюл районы татар автономиясе “Өмет”кә язылырга ярдәм ит” социаль акциясендә дә катнаша. Киләчәктә әлеге эшләрне дәвам итәргә ниятлибез.
Шәфикъ ИМАТДИНОВ, татар автономиясенең Засвияжье район бүлекчәсе рәисе:
- Халкыбызның бердәмлеген ныгыту, милли үзаңын үстерү, яшь буында милли горурлык хисе тәрбияләү нияте белән ел саен зур залларда Татар теле һәм мәдәнияте көне үткәрәбез.
Районыбызда шактый вакыт төрле сәбәпләр аркасында Сабантуй бәйрәме уздырылмады. Ниһаять, быел Засвияжье татарлары кабат бер мәйданга җыелачак. Билгеле, Сабантуйда халкыбызның милли уеннары, йолалары һәм җыр-биюләре яңарачак. Бәйрәм кунакларын милли ризыкларыбыз белән сыйлаячакбыз.
Автономия карамагындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы актив эш алып бара. Алар “Килен төшерү”, “Бирнә әзерләү”, “Балага исем кушу” кебек йолаларны яшь буынга тапшырып калдырырга тырышалар. Гүзәл затларыбыз СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуга зур өлеш кертә. Беренчеләрдән булып чәкчәк, бавырсак пешереп, токмач кисеп фронтка озаттылар. “Ак калфак”лылар инициативасы белән татар телен өйрәнү курслары оештырылды. Анда егермегә якын бала ана телен үзләштерә.
Автономиябез үтенече белән “Строитель” мәдәният йорты каршында “Туган як” вокаль ансамбле оештырылды. Һәвәскәр артистларга спонсорлар ярдәмендә милли костюмнар тектердек, баян сатып алдык. Алар өлкә һәм шәһәр күләмендә узучы чараларда чыгыш ясыйлар.
Ун ел элек автономиябез канаты астында Ислам мәдәният үзәге үзенең эшчәнлеген башлап җибәрде. Хәзер имамнарыбыз, мөгаллимәләребез ярдәмендә күп эшләр башкарабыз. Ел саен район күләмендә ифтар, корбан мәҗлесләре үткәрәбез, хаҗияләр белән очрашулар уза. Ислам үзәген киңәйтергә, бинаның подвал өлешен ремонтлап, уку бүлмәләре булдырырга җыенабыз.
Билгеле, бу уңышларга район хакимияте, халыкны социаль яклау бүлеге, юмарт малтабарлар һәм мәхәллә халкы белән уртак тел табып, кулга-кул эшләү нәтитәҗәсендә ирештек.
Җәүдәт МУБИНОВ, Чардаклы районы татар автономиясе советы рәисе:
- Безнең автономия һәрвакыт эзләнүдә, ел дәвамында актив эш алып бара. Соңгы вакытта оешмабыз аеруча җанланып китте – милли үзаңы көчле булган, телебез, динебез өчен җан атучы яшьләр килде. Билгеле инде, аларны әйдәп баручы аксакалларыбыз, мәдәният хезмәткәрләребез дә байтак. Бергәләп кулга-кул тотынышып эшлибез, төрле милли һәм дини чаралар үткәрәбез.
Районда Сабантуй бәйрәме, Татар теле һәм мәдәнияте көне үткәрү традициягә әйләнде. Мәдәният көннәрен татар авылларында чиратлап уздырабыз. Шул рәвешле авыл халкы белән аралашып, аларга күңелле мизгелләр бүләк итәбез. Әлеге чараларда гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз искә алына. Менә быел “Ак калфак”лылар белән берлектә Сабантуйга бирнә җыю йоласын яңартып җибәрдек. Бер атна эчендә районыбызның барлык татар авылларында да булырга өлгердек. Сабан туена ел саен нинди дә булса яңалык кертергә тырышабыз. Быел милли бәйрәмдә “Татар халкының риваятьләре – күлләр төбәгенең үзәгендә” дип аталган фестивальгә йомгак ясалачак.
“Ак калфак” оешмасы белән берлектә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бөек әдипләребез Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичәләр үткәрелә.
Автономиябез татар авылларының юбилейларын уздыруда да актив катнаша. Узган елда Абулла авылының 300 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы үтте. Быел Яңа Кызылсу халкы авылның 115 еллыгына әзерләнә.
Чардаклы районы татарлары милли көрәш буенча дөнья чемпионнары Артур Хәкимов һәм Рөстәм Феткуллов белән горурлана.
Автономиябез вәкилләре шулай ук район ифтарын, корбан мәҗлесләрен оештыруга да үзләреннән зур өлеш кертә.
Раил МУРАКАЕВ, Новоспасское районы татар автономиясе җитәкчесе:
- Районыбыз татарлары дус-тату яши, телебезне, динебезне саклап калырга тырышалар. Ә инде район татар автономиясе – милләттәшләребезне берләштереп торучы учак.
Без эшебезне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе канаты астында, алар үрнәгендә алып барабыз. Өлкә һәм район күләмендә оештырылган бер генә мәдәни чарадан да читтә калганыбыз юк, аларны үткәрүгә үз өлешебезне кертәбез.
Күптән түгел генә район үзәгенең 1 нче урта мәктәбендә беренче тапкыр Татар теле һәм мәдәнияте көне үткәрдек. Әлеге мәктәп – безнең горурлыгыбыз, эшебезнең нәтиҗәсе. Биредә татар балалары түгәрәккә йөреп, ана телен өйрәнәләр. Ата-аналар белән күрешеп сөйләшкәннән соң, аларның теләген исәпкә алып, “Ислам мәдәнияте нигезләре” курсы кертелде.
Киләсе уку елыннан Новоспасскоеның 2 нче урта мәктәбендә дә татар теле һәм “Ислам мәдәнияте нигезләре” дип аталган түгәрәкләр ачып җибәрергә ниятлибез. Әлеге фәннәрне өйрәнгән укучылар белән төрле конкурслар, әдәби кичәләр уздырырга мөмкин булыр.
Лекман ЗИННЮРОВ, Карсун районы татар автономиясе җитәкчесе:
- Безнең районда төрле милләт вәкилләре үзара дус-тату, аңлашып, бер-берсенә ярдәм итеп гомер кичерә. Татар автономиясе милләттәшләребезне бергә туплап тора, телебез, мәдәниятебез, динебез үсешенә сизелерлек өлеш кертә.
Карсун җирендә Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы үткәрү традициягә әверелде. Барлык татар авылларының мәдәният йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә, хәтта балалар бакчаларында да М.Җәлил, Г.Тукай иҗатына багышланган кичәләр, очрашулар уза.
Ел саен өлкә Сабан туенда бик теләп катнашабыз. Безнең милли утарда урын алган туку станогы күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Татар халкының тормыш-көнкүреш әйберләре Уразовка авылы мәдәният йортында һәм районның крайны өйрәнү музеенда саклана.
“Ак калфак” оешмасы актив эшли. “Чулпан” ансамбле кызлары район чараларында татар халык җырларын яңгыраталар. Алар СВО зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда да, маскировкалау челтәрләре үрүдә дә катнаша.
Фикерләрне Рузия ХӘЛИМОВА язып алды.