Таян Аллаһка, сынатма!

Мөнәсәбәт хикмәтләре

Кеше белән мөнәсәбәт -

Бик четерекле мәсьәлә.

Ихласлык җитми кайвакыт,

Торсаң да син дустанә.

 

Артыгын әйтеп куясың,

Туган кебек булса да.

Кирәкме-юкмы, сөйлисең,

Аңа кагылмаса да.

 

Әлбәттә, чын кардәш булса,

Ул аңларга тырыша.

Сиңа килгән кайгыларны

Борчылып уртаклаша.

 

Чын иптәш - һаман ярдәмче,

Вакыты булмаса да.

Үзенекен кичектереп,

Эше соңга калса да.

 

Үзара аралашуның

Бар үзенең чикләре.

Һәр кешенең күңелендә

Бардыр серле бикләре.

 

Тормыш бит ул куласа -

Бер әйләнә, бер баса.

Якын дусның кадерен бел,

Хикмәте шул, ләбаса.

 

Авыр сүзләр ишеттермә,

Китеге күренсә дә.

Күңелләрен төшермә,

Төзәтәсе бик килсә дә.

 

Ашыкмыйча, хикмәт белән

Хатасын син дөреслә.

Ихлас йөрәк кабул итәр,

Аңлар, насыйп әйләсә.

 

Дөреслектә, дус булуның

Юктыр бер авырлыгы.

Кардәшлекне ныгытыр

Күңелнең ачыклыгы.

 

Рамазан гыйбадәтләре

Халык тарафыннан мәчетләрдә

Ифтар мәҗлесләре үткәрелә.

Мөселманның тәне-җаны чистарынып,

Аллаһыдан әҗер-саваплар өстәлә.

 

Әби-бабай, яшьләр килә мәҗлесләргә,

Хәзрәт тарафыннан вәгазь сөйләнелә.

Бер-береңне тагын күреп, хәлен белеп,

Җылы хисләр тула күңелләргә.

 

Рамазанның изге кичләрендә

Халык тәравихны килә укырга,

Җәмәгатькә басып, дикъкать белән

Коръән аятьләрен тыңларга.

 

Ай буена гыйбадәтләр кылып,

Иманыбыз шактый күтәрелә.

Гөнаһ эштән куркып, тәүбә кылып

Аллаһы Тәгаләгә дога иңдерелә.

 

Ураза бәйрәмен каршылап

Гает көнне намазга барганда,

Тирә-юньне томан каплаган.

Тәкбир әйтеп, Аллаһыны зурлап,

Күңелләргә иман багланган.

 

Мәчет гөрли, бәйрәм төсмере,

Халык килгән имамнан алдан.

Намаз укып, вәгазьгә басып,

Сүзне башлыйбыз янә котлаудан.

 

Рамазанда кылган изгелекләр,

Раббым, булсын инде кабулдан.

Догаларга җавап өмет итеп,

Көтеп калыйк бары Аллаһыдан.

 

Гаетебез мөбарәк булсын,

Файда күрик тоткан уразадан.

Ярдәменнән мәхрүм кылмасын

Аллаһыбыз - әҗер-саваплардан.

 

Таян Аллаһка, сынатма!

Тормыш юлына басканда, 

Бисмиллаһны син онытма.

Максатыңа омтылганда,

Серләреңне бик таратма.

 

Канатланып, план корганда,

Бел, язмышыңны сынама.

Башлап җибәргән чагында,

Нәтиҗәсен син уйлама.

 

Ниятләнеп тотынганда,

Тәвәккәл бул гел, курыкма.

Мөмкинчелек булмаганда,

Хыялланып, бик мавыкма.

 

Көннән-көн атлап барганда,

Уңышлы булса, мактанма.

Югарыга ургылганда

Зиһенеңне син югалтма.

 

Киртәләр килеп чыкканда,

Шайтан куркыта, алданма.

Аллаһка таянып торганда

Табыла ул бер җайланма.

 

Киңәше кирәк булганда,

Галимнән син ал юллама.

Хаталарны төзәткәндә,

Йөрәк ярып, бик борчылма.

 

Өметеңне саклаганда,

Хәл ителә ул, уфтанма.

Аллаһ кушканча булганда,

Көр бул, дәртеңне югалтма.

 

Әйләнеп кайтты язлар

Табигатьне яз биләде,

Сыерчыклар кайттылар.

Туктап торсын дөньялары,

Ничек матур сайрыйлар!

 

Кояш җылысын татыгач,

Җанланырлар агачлар.

Озакламый кыйгаклашып

Кайтырлар киек казлар.

 

Күңелләрне дәртләндерик,

Яз башы, эри карлар.

Елга буйлап тезелешеп

Агып китәрләр бозлар.

 

Карасын искә төшермик,

Әйләнеп кайтты язлар.

Хәерлегә юрап торсак,

Көннәр нурланып туар.

 

Укы, өйрән, тәрбиялән!

Эшләгәнең кеше өчен булса,

Өйрәнгәнең үзең өчен була.

Кичергәнең авырдан тоелса,

Җимешләре, шаять, татлы була.

 

Ниятләрең гел изгедән булса,

Нәтиҗәсе хәерледән була.

Аллаһ ризалыгы өчен булса,

Саваплары да санаусыз була.

 

Төп максатың синең Җәннәт булса,

Иманың да, шиксез, тулы була.

Гыйбадәтең дөрес, ихлас булса,

Тормышың да бәрәкәтле була.

 

Тормышны сез яратыгыз!

Табигатьне яратыгыз,

Ул безне шатландыра.

Кошлар сайравын тыңлагыз,

Күңелне сафландыра.

 

Иртүк офыкны карагыз,

Шулкадәр сокландыра.

Саф һавасын сулагыз,

Дәрт өстәп, куандыра.

 

Язны күзәтеп барыгыз,

Көн дә үзгәреп тора.

Карны озатып калыгыз,

Көз җиткәч, сагындыра.

 

Тормышны сез яратыгыз,

Уңайлык артып тора.

Рәхәтен күреп калыгыз,

Ашыгып, узып бара.

Азат ГАЙНУЛЛИН,

Кәшә авылы.