Идел Болгарстаны дәүләтенең Ислам динен кабул итүе
Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Бүгенге вәгазебез Бөек Идел Болгарстаны дәүләтендә Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү тарихы турында булыр.
Аллаһы Тәгалә безгә биргән иксез-чиксез нигъмәтләр арасында иман иң олы нигъмәтләрнең берсе булып исәпләнә. Тормышта нәрсә аеруча да мөһим булырга мөмкин соң? Без кемнеңдер Ислам динен кабул итеп, мөселман булуы турында ишеткәч бик тә шатланабыз. Идел Болгарстанында Исламны рәсми рәвештә, дәүләт дәрәҗәсендә кабул итү вакыйгасы да бездә сөенү хисләре тудыра. Тарих сәхифәләреннән билгеле булганча, әлеге вакыйгадан соң дәүләтнең бөтен халкы Аллаһы Раббыбызның барлыгына һәм берлегенә инана башлый. Безне мөселманнар итеп якты дөньяга китерүе, мөэминнәр итеп яралтуы өчен чиксез рәхмәт йөзеннән, хәзер Шәһри Болгарда ел саен “Изге Болгар җыены” дип аталган зур җыелыш үткәрелә. Быел ул якшәмбе көнне, 17 майда узды.
Изге Коръәни-Кәримдә болай диелгән: “И, Раббыбыз! Һичшиксез, без: “Раббыгызга иман китерегез!”- дип иманга чакырган (Рәсүлем һәм Коръән кебек) чакыручыны ишеттек һәм (аңа шунда ук) ышандык” (Әлү Гыймран, 193).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) Алины (р.а.) Хәйбәрә халкы янына җибәрер алдыннан менә шундый үгет-нәсыйхәтен бирә: “Алар белән очрашуга ашыкмыйча бар, аннары аларны Исламга өндә, чакыр һәм алар өчен нәрсә фарыз булуын (Аллаһыга карата) хәбәр ит”. “Һәм Аллаһы белән ант итәм, әгәр Аллаһы синең аркада бер генә кешене булса да туры, хак юлга чыгарса да, кызыл дөяләргә ия булуга караганда, синең өчен яхшырак булачак!” (Бохари).
Мең еллар элек Идел буе җирләрендә һәм Урал якларында яшәгән ата-бабаларыбызны да Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанырга өндиләр һәм алар шушы өндәүгә җавап итеп, Раббыбызга инаналар, иман китерәләр.
Идел Болгарстаны территориясендә Ислам диненең таралуы турында өч версия бар. Исламны рәсми рәвештә кабул иткәнче үк инде бу якларда Аллаһының кушканнарын үтәп яшәгәннәр. Без Болгарга килгәндә үк инде биредә мәчетләр басып тора һәм мәдрәсәләр эшли иде, дип яза үзенең китабында Ибн Фадлан. Мәчетләрнең биек манараларыннан моңлы азан тавышы яңгыраган. Шуңа күрә биредә гади халык Исламны күпкә иртәрәк кабул итә башлаган дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.
Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) фани дөньядан бакыйлыкка күчкәннән соң, Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) сәхабәләре Ислам динен тарату нияте белән дөньяның төрле почмакларына юл тоталар. Таҗетдин Ялчыгол (1768-1838) үзенең “Тәвәриһү Болгар” дип исемләнгән китабында, Айдар хан идарә иткән чорда Идел буе территориясенә Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) өч сәхабәсе килгән, дип яза. Менә алар – безнең җирләргә аяк баскан сәхабәләр: Зөбәйр бин Җәгъдә (р.а.), Тәлхә бин Усман (р.а.) һәм Абдуррахман бин Зөбәйр (р.а.). Алар үзләрен кешеләрне дәвалаучылар итеп таныштыралар. Һәм Коръән укып халыкны төрле чирләрдән дәвалауга керешәләр. Шулай ук җирле халыкка Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанулары, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр. Кешеләр үз теләкләре белән алардан Ислам динен кабул итә башлый. Моңа кадәр болгар кабиләләре тәңречелеккә ышанганнар. Хәтта хәзер дә әле татар телендә Тәңре дигән сүз бар. Алар потларга, утка, йолдызларга һ.б. табынмаганнар. Шуңа күрә Ислам дине үзенең рухы белән безнең ата-бабаларыбызга якын була һәм динебез халык арасында тиз арада тарала. Сәхабәләрнең берсе - Зөбәйр бин Җәгъдә (р.а.) Шәһри Болгарда, Кече манара тирәсендә җирләнгән. Ә тагын ике сәхабә Мәдинә каласына кире кайтып киткәннәр.
Әбү Әюб әл-Әнсари (р.а.) җитәкчелегендәге 28 сәхабә Истанбулда дәфен кылынган.
Ә Сүрәкә бин Әмр (р.а.) җитәкчелек иткән 40 сәхабә Дербентка кадәр килеп җитәләр һәм динебез хакына шәһитлек дәрәҗәсендә һәлак булалар. Анда “Кырыклар” дип аталган зират бар. Әлеге зиратта Аллаһы Рәсүленең (с.а.в.с.) кырык сәхабәсе җирләнгән. Дербент – җир йөзендәге иң борынгы шәһәрләрнең берсе, аның 5 мең еллык тарихы бар. Анда бүгенге көнгә кадәр сакланган иң борынгы тарихи Җәмигъ мәчет урнашкан. Әлеге мәчетне милади буенча 733 елда Мәсләм бин Абдул Мәлик кушуы буенча төзегәннәр. Мәчетнең тарихы 1300 елдан артык.
Кайбер сәхабәләр Сәмәркәнд шәһәренә кадәр барып җитә. Анда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) ике бертуган энесе Кәссәм бин Аббәс (р.а.) җирләнгән. Шул рәвешле сәхабәләр өндәве буенча Ислам дине Идел Болгарстаны, хәзерге Төркия, Урта Азия һәм Кавказ территориясендә тарала.
Али (р.а.) идарә иткән чорда Куфә ислам дәүләтенең башкаласына әверелә. 132 елда аббаситлар хәлифләр булгач, Багдад шәһәренә башкала статусы бирелә. Шуннан соң мөселманнар Урта Азиянең Бохара, Хива, Сәмәркәнд, Термез кебек борынгы шәһәрләре халкына көчле йогынты ясый. Әлеге калаларда Ислам диненең имам Бохари, имам Тирмизи, имам Матуриди, имам Әбү Ләйс Сәмәркәнди кебек мәшһүр галимнәре калкып чыга. Урта Азиядән Европага ефәк юлы салына. Сәүдәгәрләр шушы юлдан үзләренең кәрваннары белән йөреп, күрше дәүләтләр белән сәүдә итәләр. Ефәк юлы Шәһри Болгар, Бөек Идел Болгарстанының башкаласы аша узган. Биредә күп кәрван сарайлар һәм сәфәрдәгеләр өчен ял итү, кич кунып чыгу урыннары урнашкан була. Безнең ата-бабаларыбыз – мөселманнар һәм Урта Азиядә яшәүче төрки телле халыклар да Ислам динен тотканнар. Безнең телләребез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, мәдәниятебез охшаш. Шуңа күрә алар сәүдә иткән вакытта хак вә пакь динебезгә кагылышлы мәсьәләләр турында да фикер алышканнар.
Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.