ВЛАДИМИР КОНОНОВ: “Районнар бюджетларына – федераль үзәктән ярдәм”

Соңгы биш елда Ульяновск өлкәсеннән 185 нче округ буенча Дәүләт Думасы депутаты булып эшләгән Владимир Кононов сайлауларга күрше 186 нчы округтан (Иделнең уң яры) барырга булган. Моңа кадәр биредә эшләгән Владислав Третьяк бу сезонда сәяси пропискасын бездән Мәскәүгә алмаштыра. Кононов – федераль калибрдагы сәясәтче, ул парламентта безнең территорияне тәкъдим итү белән генә чикләнмичә, округтагы промышленность һәм агропромышленность предприятиеләренә, социаль объектларга дәүләт ярдәме күләмен радикаль дәрәҗәдә арттырырга сәләтле.
– Владимир Михайлович, сезнең 186 нчы округка күчүегез Иделнең уң яры предприятиеләре һәм районнарына федераль үзәк ярдәмен күбәйтү өчен кирәк булган стратегик рокировка рәвешендә кабул ителә. “Авиастар” урнашкан 185 нче округта күп кенә процессларны җайга салдыгыз инде. Хәзер монда алга китешкә этәргеч бирү нияте белән барасызмы?
– Әйе, биш ел эчендә 185 нче округта уңышлы гына эшләп килүче системаны булдыруга ирештек. Әмма бүгенге ситуация игътибарны Иделнең уң ярына юнәлтүне таләп итә: биредә төбәкнең әйдәп баручы уку йортлары, шул исәптән терәк вузы, конструкторлык бюросы һәм промышленность мәйданчыклары урнашкан, алар технологик үсешнең моторына әверелергә тиеш. Әлеге округны сайлап алу минем өчен кыен булмады – төбәкнең барлык стратегик процессларын да тирәнтен беләм һәм Губернатор Алексей Русских, өлкә Хөкүмәте белән тыгыз элемтәдә торам.
– Сезнең Дәүләт Думасында эшләү тәҗрибәгез зур, лобби ясауның барлык инструментларын да беләсездер инде, мөгаен. Алай гына да түгел, сез җитәкчелек иткән ВОИР зур алгарыш ясады, шуңа күрә Президент Путин әлеге оешмага иҗтимагый-дәүләт статусы бирү турында указга кул куйды. Чынлыкта, хәзер сез – РФнең мәгариф һәм фән министрлыгы канаты астындагы илнең технологик үсеше акторларының берсе. Төбәгебез халкы һәм предприятиеләр моны тоярмы?
– Президент указы – ул ВОИРның илнең технологик суверенитетын тәэмин итү бурычларын үтәүдә иң куәтле инструментка әверелүен турыдан-туры тану. Президент указы буенча безнең оешма казнадан субсидияләр, шул исәптән төбәк бүлекчәләре үсешенә ярдәм ала. Димәк, ВОИР җитәкчелеге безнең предприятиеләргә финанс ресурслары бүлеп бирүгә күпкә нәтиҗәле булышлык итә алачак. Ульяновск өлкәсенә бу мәсьәләдә аерым урын бирелә. Мисал өчен УлГУны алыйк: ул – “Приоритет-2030” программасының лидеры, аның базасында “ФармИнжиниринг” алдынгы инженерлык мәктәбе эшләп килә. Күптән түгел бездә РФнең фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков булып китте. Визиты нәтиҗәләре буенча ул медицина факультетының яңа корпусын төзү инициативасын яклап чыкты. Якын арада бергәләп аны тормышка ашыру юлларын билгеләячәкбез. Ул төбәкнең сәламәтлек саклау системасы – безнең медицина, шул исәптән тиздән Засвияжьеда ачылачак 4 нче поликлиниканың яңа филиалы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү үзәге булачак, стратегик яктан бик тә мөһим проект бу.
– Әмма районнардагы – Сенгилей, Ишеевка, Зур Нагаткинодагы сайлаучылар еш кына бик тә җирле булган проблемаларны хәл итүне көтәләр. Сезнең “югары” статутыгыз аларга ярдәм итәрме?
– Әлбәттә. Федераль депутатның масштабы зур программаларны конкрет торак пунктларга яраклаштыру мөмкинлеге бирүе белән кыйммәтле. Мин кураторы булып торган “Профессионалитет” программасы авиация көллияте белән тимер юл техникумына заманча, әйбәт җиһазландырылган лабораторияләр бирде. Хәзер 2030 елга кадәр төбәкнең барлык урта махсус уку йортларын шушы программага кертү максаты куябыз.
Николаевка һәм Новоспасское районнарындагы мәктәпләрне ремонтлау өчен финанс ресурслары бүлеп бирүгә ирешү – бу конкрет файда түгелме соң?
Районнар үсешенә карата позициям менә болайрак – авыл җирендә тиз сафка бастырыла торган торак төзү һәм төзекләндерү буенча федераль программалар кирәк. Җирле бюджетларның моңа көче җитми, федераль үзәктән ярдәм кирәк. Күптән түгел Барышта район башлыгы Алексей Терентьев белән шул хакта сөйләштек һәм бер-беребезне тулысынча аңладык.
Территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерәчәкбез, безнең өлкәдә күркәм үрнәкләр җитәрлек – мәсәлән, Сенгилей районында. Күптән түгел Губернатор белән аларның эшчәнлеген бәяләдек. ТОСларның төп аермасы – бюджет акчасын нәрсәгә сарыф итәргә кирәклеген халык үзе хәл итә. Чынбарлыктагы җирле үзидарә бу.
– Округта озак еллар Владислав Третьяк эшләде. Бу яктан билгеле бер дәвамлылык булырмы?
– Һичшиксез. Шунысын искә төшереп үтәсем килә: без үз белдегебез белән эшләүче депутатлар түгел, без – “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән депутатлар һәм бердәм дәүләт стратегиясе кысаларында эш итәбез. Владислав Александровичны бик тә хөрмәт итәм – ул легенда һәм Ульяновск өлкәсе өчен күп нәрсәләр эшләде. Третьяк башка округка китә, ләкин биредә эш дәвам итәчәк – минем катнашымда дип ышанам. Бүген ил һәм төбәк алдында зур максатлар тора – көчле технологик алга китеш, импортны нәтиҗәле алмаштыру, фән белән бәйле производстволарның динамикалы үсеше кирәк. Партия һәм өлкә җитәкчелеге менә шул бурычларга ирешү өчен барлык ресурсларны да берләштерә.
– Хәзер “Бердәм Россия”дә алдан тавыш бирү чоры бара. Гади халыкның наказлары белән эшләү сезнең кампаниядә нинди урын алып тора?
– Минем өчен алдан тавыш бирү – формальлелек түгел, ә сентябрь аенда узачак төп сайлаулар алдыннан халык белән ачыктан-ачык сөйләшеп, “сәгатьләрне чагыштырып карау” мөмкинлеге. Мин дистәләгән очрашу үткәрдем инде һәм һәр районда, һәр шәһәрдә булып, предприятиеләр җитәкчеләрен генә түгел, ә гади халыкны да тыңларга, ишетергә телим.
Алдан тавыш бирү барышында “Бердәм Россия”нең “Халык программасы” туплана. Аның һәрбер пункты – минем өчен дә, мине тәкъдим иткән партия өчен дә эшкә җитәкчелек ул.
Шуңа күрә читтә калмаска өндим: очрашуларга килегез, соцчелтәрләргә язылыгыз, башта алдан тавыш бирүдә, аннары сайлауларда катнашыгыз – безнең данлыклы Ульяновск өлкәсен үстерү буенча зур эшнең бер өлешенә әверелегез!
Әңгәмәдәш – Игорь БОРОДИН.