РОССИЯ ПРЕЗИДЕНТЫ ВЛАДИМИР ПУТИН

Бөек Җиңүче буынга рәхмәт! Ватан турында кайгыртучанлык илебезне, бөтен Россия халкын берләштерә. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында хәтерне саклау, Геройларны хөрмәтләү – безнең өчен зур мәртәбә.
Безнең солдат ныклык, тотрыклык, чыдамлык үрнәге булды һәм моның өчен җиңү данына иреште. Совет халкы үз иленең азатлыгы өчен каршы тора алды, Германия алдында капитуляциягә дучар булган дәүләтләргә суверенитетны кайтара алды.
Гитлер Германиясе Советлар Союзы халыкларының геноцидын планлаштырган булса да, совет халкының нык холкын, ихтыяр көчен, какшамас рухын исәпкә алмаган. Бу сыйфатлар Ватан өчен иң авыр минутларда чагылыш таба. Безнең халык дошманга каршы дивар кебек басты. Ватанга тугрылык миллионлаган кешеләрне берләштерергә сәләтле көч булуын күрсәтте. Җиңү һәрвакыт безнең якта булды һәм булачак!