Бөек җиңүчеләр буынының олы мирасы кадерләп саклана!

9 майда Ульяновскиның Җиңүнең 30 еллыгы мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Анда катнашучыларны Губернатор Алексей Русских сәламләде.

“Сезне Бөтен Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан тәбриклим! Бу көн дәүләтебезнең төрле буыннары һәм халыклары вәкилләрен берләштерә, үз көчебезгә ышанычны ныгыта, Ватанга хезмәткә илһамландыра. Россия халыкларының бердәмлеге елында без моны аеруча сизәбез. Ульяновск өлкәсе Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш кертә. Без һәрбер геройны хәтерлибез, онытмыйбыз. Һәм җиңүчеләр буыны алдында түбәнчелек, рәхмәт хисе белән башыбызны иябез. “Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый” - бу сүзләр барыбызга да таныш. Әлеге фраза Ленинградның - хәзерге Санкт-Петербургның Пискарев зиратындагы мемориаль стенага алтын хәрефләр белән уеп язылган. Бу - Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар күпләп күмелгән урын. Әлеге сүзләр биредә, бездә, “Җиңүнең утыз еллыгы” Обелискы күршесендәге Мәңгелек ут янындагы стенада да балкый. Шушы сүзләр безнең үз тарихыбызга һәм шулай ук аларны үз каннары белән язган кешеләргә карата мөнәсәбәтебезне билгели. Һәм алар махсус хәрби операция кырларында шушы сүзләрне язуны дәвам итәләр. Әйтеп бетергесез зур көч һәм тырышлык куеп яңа Җиңүне яулыйлар һәм без аларның тизрәк әйләнеп кайтуларын түземсезлек белән көтәбез. Хәзер инде еракта калган, әмма безнең өчен чиксез якын булган кырык бишенче елда Җиңү Солдатлары яклаган кебек үк без дә үзебезнең изге кыйммәтләребезне, һичшиксез, сакларбыз, якларбыз һәм арттырырбыз дип ышанам. Һәм, әлбәттә инде, аларны үзебезнең дәвамнарыбызга тапшырырбыз. Бөек Җиңү көне белән”,- диде регион башлыгы.

Бәйрәм чарасы Мәңгелек ут янына хәтер һәм дан гирляндалары кую тантанасы белән башланып китте. “Хәтерләсеннәр өчен. Җиңү хакы - гомер” дип исемләнгән митинг-реквием Бөек Ватан сугышы ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен, Ульяновскиның хөрмәтле кешеләрен, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын, Кораллы көчләр һәм көч структуралары вәкилләрен, дин әһелләрен, иҗтимагый оешмалар активистларын, хезмәт коллективлары белән яшьләрне бергә җыйды.

Мәйдан уртасында 1945 елның Җиңү парадында катнашучы Бөек Ватан сугышы фронтларының штандартлары күчермәләре урын алган иде. Үзәк экспонат - хәтер веноклары һәм “Хезмәт батырлыгы шәһәре” Байрагы белән бизәлгән данлыклы Т-34 танкы.

Өлкә һәм шәһәр, территориаль гарнизон җитәкчеләре, ветераннар, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, башкарма хакимият һәм законнар чыгару власте, җирле үзидарә органнары вәкилләре Мәңгелек ут янына Хәтер веноклары куйдылар.

Ульяновск территориаль гарнизоны, 104 нче гвардияле десант-штурм дивизиясе гаскәрләре, 225 нче хәрби-транспорт авиациясе полкы офицерлары, Ульяновскиның гражданлык авиациясе институты курсантлары һәм “Боевое братство” оешмасы вәкилләре тантаналы марш белән узганнан соң, “Волга” дәүләт җыр һәм бию ансамбле, иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәм тантанасы “Җиңү көне” җыры белән тәмамланды.

 

.