Алар Туган ил хакына башларын салдылар

Безнең батырлар

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге йортында СВО – махсус хәрби операция геройлары истәлегенә һәйкәл ачылды.

Илебез язмышына битараф булмаган Рафаэль Назмутдинов җитәкчелегендәге Ислам мәдәни-агарту үзәге махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк фронтка гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнаша. “Ак калфак” оешмасының тынгысыз йөрәкле кызлары сугышчыларга җибәрү өчен чәкчәк ясыйлар һәм кулдан токмач кисәләр, кичләрен бергә җыелып маскировкалау челтәрләре үрәләр. Ә татар теле һәм дин белеме дәресләренә йөрүче балалар солдат абыйларының җиңү шатлыгы белән тизрәк кайтуларын теләп яу кырына хатлар язалар. Ислам үзәге канаты астында Гостомель десанты геройларына багышланган музей эшләп килә.

9 май – Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мәхәллә активистлары тырышлыгы һәм меценатлар ярдәме белән Ислам мәдәни-агарту үзәге йортында СВО геройлары истәлегенә һәйкәл ачылды. Туган ил хакына башларын салган ир-егетләребезнең батырлыгын гәүдәләндерүче монументны ачу тантанасына төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм депутатлар, дин әһелләре, СВОда катнашучыларның якыннары, сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре килгән иде.

Россия Федерациясенең Дәүләт гимны яңгыраганнан соң, тантанада катнашучыларны өлкә Губернаторының тышкы экономика мәсьәләләре буенча киңәшчесе, “Мой бизнес” үзәге җитәкчесе Руслан Гайнетдинов сәламләде. Ул Донбасс якларында Россиянең матур, бәхетле киләчәге хакына үз-үзләрен һич тә кызганмыйча сугышучы егетләребезнең исемнәрен, алар турындагы истәлекләрне мәңгеләштерүгә зур өлеш кертүләре өчен мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов белән меценатларга рәхмәт белдерде.

“Өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте белән татар җәмәгатьчелегенең, шулай ук эшмәкәрләребезнең биредә һәйкәл кую инициативасы халыкта хуплау тапты. Әлеге монумент илебез мәнфәгатьләрен яклау буенча үзләренең сугышчан бурычларын намус белән үтәүче геройларга хөрмәт, истәлек һәм рәхмәт символы буларак кабул ителә”,- диде Гайнетдинов.

Ә Ульяновск шәһәре имам-мөхтәсибе, Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Ватаныбыз хакына газиз гомерләрен кызганмаган мөселман ир-егетләренә Аллаһы Тәгалә шәһитлек дәрәҗәсе насыйп итүен теләде. Курку белмәс сугышчыларыбызга җиңү шатлыгы белән исән-имин өйләренә әйләнеп кайтырга язсын, сугыш кырында яраланып, төрле госпитальләргә ятучыларга Раббыбыз шифасын бирсен, диде ул.

Тантананың шәрәфле кунагы – Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин олы йөрәкле Рафаэль Назмутдинов әйдәп барган Ислам үзәге эшчәнлегенә чиксез соклануын белдерде. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең хәдисендә, Ватанны ярату – иманның бер өлеше, диелгән, иманлы егетләребез менә шушы гыйбрәтле сүзләрне истә тотып, Туган илебезне саклыйлар, утларга һәм суларга керәләр, шул рәвешле Җиңү көнен якынайталар, диде Ильяс хәзрәт.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин СВО геройларына бәйле истәлекләрне кадерләп саклау һәм яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү кирәклеген ассызыклады. Татар автономиясенең Заволжье районы бүлекчәсе әлеге изге эштә актив катнаша – махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыеп озата, сугышчыларның әти-әниләрен, хатыннарын һәм балаларын чакырып, Коръән ашлары үткәрә һәм менә бүген инде Ислам үзәге йортында монумент ачабыз, диде мохтарият җитәкчесе.

Өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Владимир Парфеновның чыгышы да гыйбрәтле яңгырады.

“Заволжье районы һәм тулаем Ульяновск өлкәсе халкы өчен бу урын истәлекле урынга, геройларыбызны искә алу урынына әверелер дип ышанам. Таш белән металлдан гыйбарәт булган монумент Туган ил алдындагы бурычларын ахыргача намус белән үтәгән кешеләрнең язмышларын, данлыклы исемнәрен саклый. Шуңа күрә шундый урыннар безнең өчен бик тә кадерле – алар дөреслекне, истәлекләрне һәм Ватанны яклаучыларга хөрмәтне саклап калырга ярдәм итә”,- диде өлкә парламенты вәкиле.

Ульяновск шәһәр Думасы рәисе урынбасары Игорь Крючков төбәгебез ир-егетләренең неонацизмга каршы сугышта батырлык үрнәге күрсәтүләре, күбесенең дәүләт бүләкләренә лаек булуы турында горурлык хисе белән сөйләде. Әлеге монумент сугыш кырыннан кайта алмаган һава-десант гаскәрләре вәкилләренә, Гостомель десанты геройларына, барлык якташларыбызга һәйкәл булып тора, аларның даны мәңгелек, егетләребез турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә сакланыр, диде Игорь Крючков.

“Авиастар” ширкатенең производствоны планлаштыру идарәсе башлыгы Рөстәм Алеев авиазавод ветераннарын – мәхәлләгә йөрүче сугыш чоры балаларын һәм тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде. Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр буынының варислары – бала-оныклары һәм оныкчыклары бүген Донбасс җирендә бандерачыларга каршы геройларча сугышалар, без аларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз, диде Рөстәм әфәнде. Ул “Авистар”ның киләчәктә дә Ислам үзәге, милләт һәм дин өчен җан атып яшәүче Рафаэль хаҗи Назмутдинов белән хезмәттәшлек итәргә, тыгыз элемтәдә торырга җыенуы турында белдерде. Халыкка рухи-әхлакый, милли һәм дини, патриотик тәрбия бирүче шундый үзәкләргә булышырга бурычлыбыз, дип өстәде Алеев.

Ислам мәдәни-агарту үзәге белән берлектә эшләп килүче “Сәламәт буын” (“Здоровое поколение”) үзәгенең Ульяновск төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Кадермятов СВО геройларының исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә системалы рәвештә эшләү кирәклеген ассызыклады.

“Мәрмәр ташка уеп язылган һәрбер исем, шәһәрләр һәм авылларда калкып чыккан һәрбер яңа монумент – ул традицияләргә тугрылык саклау гына түгел. Бу – солдатлар белән тере, турыдан-туры элемтә. Без хәзерге буын яшьләрне аларның батырлыгы, геройлыгы һәм Туган ил хакына үз-үзләрен корбан итү үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Геройларыбызны онытмыйбыз, алар турында истәлекләрне буыннан-буынга тапшырабыз, димәк, безне дошман беркайчан да җиңә алмас”,- диде “Сәламәт буын” үзәге җитәкчесе.

Махсус хәрби операциянең утлы һәм тузанлы юлларыннан узган, сугышчан иптәшләренең Туган ил хакына үлемен үз күзләре белән күргән сугыш хәрәкәтләре ветераны Денис Мизинов СВО геройлары истәлеген мәңгеләштереп һәйкәл куючыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Без фронтта, алгы сызыкта орден-медальләр, зур акчалар алу өчен сугышмыйбыз. Без фашист калдыклары бу юлы ахыргача дөмексен, үз канына тончыксын, бүтән беркайчан да баш калкыта алмасын өчен сугышабыз. Без сугыш афәте безнең якларга килмәсен, Туган илебезнең иртәгәсе көне, киләчәге матур, бәхетле булсын, гаиләләребез, якыннарыбыз, бала-оныкларыбыз тынычлыкта, иминлектә яшәсен өчен сугышабыз”,- диде СВОда катнашучы Денис Мизинов.

Бөек Ватан сугышы һәм СВО зонасы кырларында мәңгелеккә ятып калучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннары Яңа шәһәрнең иҗат коллективлары Туган ил, газиз Ватан һәм тынычлык турында җырлар яңгыраттылар. Заволжье районы “Ак калфак” кызлары “Озатып вокзаллар каршында” җырын башкарганда сугыш чоры балаларының күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде. Алар каһәр суккан сугыш урлаган бала вакытларын күз алдына китергәндер, мөгаен. Ә тантананы искиткеч матур алып барган Зөлфинә Галяутдинованың шәкертләре – балалар бакчасына йөрүче нәниләр татарча шигырьләрне гаҗәеп оста сөйләделәр.

Ислам үзәге йортына кинәт килеп кергән хәрби техника колоннасы беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәмчә бизәлгән яшел машиналар янына басып фотосурәткә төшәргә теләүчеләр озын чиратка баскан иде. Бәйрәм чарасы данлыклы “Җиңү көне” җыры белән тәмамланды.

Ватан геройлары истәлегенә һәйкәл ачу тантанасында катнашучыларны мәхәлләнең ифтар үзәгендә Коръән ашы көтә иде. Анда Рафаэль Назмутдинов Ислам үзәге эшчәнлегендә актив катнашучыларны һәм юмарт татар байларын истәлекле бүләкләре белән сөендерде. Кешелек дөньясына азатлык китергән Бөек Ватан сугышы Җиңү белән төгәлләнгән кебек, махсус хәрби операция дә Җиңү шатлыгы белән тәмамлансын иде, дип мөселман кардәшләребез күмәкләшеп дога кылдылар.

Исхак ХӘЛИМОВ.