Сугыш чоры балаларын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете карамагындагы “Шейх-палас” банкетлар залында Бөек Җиңү көненә багышланган Коръән ашы узды.

Өлкә мөфтияте һәм шәһәребез мәчетләре белән берлектә оештырылган мәҗлестә бөтен гомерләрен динисламга хезмәт итүгә багышлаган имамнарны дога белән искә алдылар һәм сугыш чоры балаларын, тыл хезмәтчәннәрен олыладылар.

“Биләр” мәдрәсәсенең балалар үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Тлявлин Коръәни-Кәримнән сүрә укыганнан соң, 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек һәм традицион ислам кыйммәтләрен җәелдерүгә зур өлеш керткән дин әһелләренең, аерым алганда, Әюп хәзрәт Дебердеев белән Сәүбән хәзрәт Сөләймановның рухлары шат булуын теләп дога кылдырды. Ә Ульяновск шәһәренең имам-мөхтәсибе, Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин иманнары ныклы булган ата-бабаларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында да динебезнең киләчәге турында борчылып яшәүләре, 1946 елда Ульяновск мөселманнарының Мәскәүгә, Бөтенсоюз старостасы Михаил Калинин янына мәчет ачарга рөхсәт сорап барулары хакында сөйләде. Ә хәзер шәһәребездә 22 (!) мәчет эшләп килә, халык, меценатлар ярдәмендә искеләре яңартыла, диде ул. Губернатор администрациясенең милли һәм дини эшләр идарәсе начальнигы Сергей Паховский бәйрәмдә катнашучыларны регион башлыгы Алексей Русских исеменнән сәламләп, сугыш елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен хөрмәтле ветераннарга рәхмәт белдерде. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез бабалары белән карт бабаларының данлыклы сугышчан традицияләрен дәвам итеп, неонацизмга, фашист калдыкларына каршы чын батырларча сугышалар, диде ул. НАТОга керүче илләр Украина куллары белән Россиягә каршы сугыш алып бара, алар безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләтебезне эчтән таркату, җимерү бурычы куялар, бары тик бергә һәм бердәм булып кына без дошманга каршы тора алабыз, дип өстәде Губернатор администрациясе вәкиле. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин исә СВОның җиңү белән тәмамланып, сугышчыларның туган якларына исән-сау кайтуларын теләде һәм тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өндәде. Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов шатлыклы хәбәре белән уртаклашты: мәхәллә йортында СВО геройлары истәлегенә багышланган монумент пәйда булган. Ә “Сәдака” хәйрия фонды Руслан Хаймурзин шушы көннәрдә 2 нче Җәмигъ мәчете мәхәлләсе белән бергә махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне озатулары турында хәбәр итте. Чардаклы районы Абдулла авылында туып үскән сугыш чоры баласы – Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов балачак хатирәләре белән уртаклашты. Ачлык һәм ялангачлык үзәкләргә үтте, теңкәгә тиде, черегән бәрәңге белән кычыткан, кузгалак безне үлемнән коткарып калды, диде ул, моңсуланып. Яшьлек елларында Совет Армиясенең чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән Варис хаҗи Равилов та күңел түрендә сакланган истәлекләре белән бүлеште. Безнең балачакны каһәр суккан сугыш урлады, бер телем ипигә тилмереп үстек, өлкәннәрнең кул арасына кереп, физик хезмәт белән чыныктык, дип сөйләде сугыш чоры баласы.

Туган илебезне күз карасыдай саклау кирәклеге турында вәгазьләр тыңлап, газиз Ватан хакына башларын салган сугышчыларга шәһитлек дәрәҗәсе насыйп итүен теләп, хәләл ризыклар белән тәгамләнгәннән соң, мәҗлестә катнашучылар күмәкләшеп дога кылдылар һәм истәлеккә фотосурәткә төштеләр.

И.ХАСИБОВ.