Сагынабыз, юксынабыз...

Газиз әтиебез Җават Нәбиулла улы Хафиятулловның фани дөньядан бакыйлыкка күчүенә ун ел була.

Ямьле яз Табигать-Анабызны кабат тирән йокыдан уятты. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайтты, үсемлекләр дөньясы яшеллеккә  күмелде. Соңгы ун елда бу кануннар бер дә үзгәрмәде. 

Әтиебез Җават Нәбиулла улы Хафиятуллов 2016 елның 16 май иртәсендә фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Шуннан соң тирә-як табигатебез үзгәрмичә, үз кануннары белән яши. Җир шарыбыз  әйләнүдән туктамады, тормышыбыз алга бара, дәвам итә. Без каядыр ашыгабыз, ни өчендер кайгырабыз, борчылабыз, шатланабыз...

Ун ел буена безнең гаиләдә әтиебезне искә төшермәгән бер генә көн дә булмагандыр, мөгаен. Үз әти-әнисе hәрбер кеше өчен иң якын, иң изге була шул инде. Өстәвенә, безнең әтиебез авылның актив җәмәгать эшлеклесе дә иде әле. Хәзер Зирекле Куакта кем белән генә очрашсак та, аның ярдәме турында искә төшереп, сагынып сөйлиләр. Олы  яшьтәге апа-абыйлар әтиебезнең күмәк хуҗалыкта партия оешмасы секретаре булып эшләгән чакта тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанган авылдашларыбызга дәрәҗәле медальләр, Мактау грамоталары, премияләр тапшырып, гади халыкның күңелен күрүе, шатландыруы турында елап-елап искә алалар. Дөреслекне яклады, гади колхозчылар хакында борчылучы сирәк шәхесләрнең берсе иде, диләр. Әтиебез алтмышынчы еллар ахырында хуҗалык рәисе Вазыйх абый Хасәнов белән яңа мәктәп төзү кирәклеге турында Мәскәүгә мөрәҗәгать итүләре һәм уннан артык җитәкченең ишеген шакып, 1969 елда ике катлы искиткеч зур бина - урта мәктәп салдырулары турында бик еш искә ала иде. Кадерле әтиебез Мәскәүгә хәтле барып җиткән өчен чак кына партбилетсыз калмады. Бер ай буе бөтен гаиләбез белән аның өчен бик нык борчылганыбыз хәзер дә хәтеремдә.

Әтиебез соңгы хезмәт  елларында колхозның ревизия комиссиясен җитәкләде. Ул вакытта өебез ишеге беркайчан да ябылмады. Гомер буе авыр хезмәт башкарган, зур хөрмәткә лаек булган авылдашларыбыз дөреслек эзләп, аның янына килә иде. Кемнеңдер гаилә корып җибәреп авылда төпләнеп калган улына яшәү өчен яңа төзелгән йорт кирәк, икенчесе колхоздан бозау алып үстерергә тели, кемдер талон буенча кием-салым алырга җыена... Газиз әтиебез аларның барысын да игътибар белән тыңлап, җитәкчеләр белән уртак тел табып, мөмкин кадәр булышырга тырыша иде. Сабыр, максатчан булуы, әйткән сүзендә нык торуы, дөреслекне эзләве белән безнең өчен үрнәк булды. Аның сүзен, җыелышлардагы чыгышларын халык игътибар белән тыңлый иде. Югары белемле әтиебез күп төрле газета-җурналлар укып, телевизордан барлык яңалыклар белән танышып, хоккей  hәм  футбол уеннарының нәтиҗәләрен язып барып, илдәге һәм дөньядагы сәясәт белән кызыксынып, туган җиренә тугрылыклы булып, тулы канлы тормыш белән яшәде. 

Әтиебез лаеклы ялга чыккач, дин юлына басты. Мәчетебез өчен янып, борчылып яшәде, анда кирәкле җиhазларны кайтартып, намаз уку өчен уңай шартлар тудырды, бинасын һәм җир участогын закон нигезендә рәсмиләштерде. Барлык административ-хуҗалык  мәсьәләләрен дә хәл итәргә тырышты. Ул вакытта үзе яшәгән өйнең дә рәсми документлары юк иде бит әле. Халык, җәмгыять проблемалары аның өчен гомере буе  беренче урында булды. Безне дә хәлебездән килгән кадәр кешеләргә ярдәм итеп, намуслы, тырыш хезмәт куеп яшәргә өйрәтте. Барыбыз да аның васыятьләрен үтәргә тырышабыз.

Еллар үтә… Әти, без сине бик тә юксынабыз, сагынабыз. Каберең юл аша гына бит. Тормышыбызны күзәтеп торасың кебек тоела. Исән вакытыңда йөзеңә кызыллык китерүдән куркып яшәдек, бүген дә лаеклы, дәрәҗәле тормыш итәргә тырышабыз. Син бердәм, дус-тату, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәвебезне теләп бакыйлыкка күчтең. Әйткән сүзеңне тыңлап, үгет–нәсыйхәтләреңне үтәп гомер итәбез, газиз әтиебез. Бу язмам сиңа дога булып барсын, рухың шат, урының җәннәтнең түрендә булсын.

Ун ел бер көн кебек үтте дә китте... Шушы елларда күпме сулар акты, ничә тапкыр кояш чыкты... Әниебез зур сабырлык күрсәтеп, сине догадан калдырмыйча тыныч картлык көннәре кичерә. Ул үзен бер дә ялгыз итеп санамый. Тирә-күршеләребез бик тә игътибарлы, игелекле булды. Шәүкәт белән Зәкия Гайнулловлар әниебезне үз аналарын караган кебек тәрбиялиләр. Шушы искиткеч ярдәмчел, мәрхәмәтле гаиләгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, корычтай нык исәнлек, гаилә бәхете, бала-оныкларының игелеген күреп яшәргә насыйп итсен. Сария Мингазетдинова белән Мария Яруллова көн саен әниебез янына кереп хәлен беләләр, ярдәм итеп торалар. Күршебез Минҗиян апа Насыйбуллина әниебезне тәмле ризыклары белән сыйлый. Ә Гөлчирә Ямалетдинова сәдакасыннан калдырмый. Авылда көн күрүче туганнарыбыз Шамил белән Рәфисә Сафиннар hәрвакыт ярдәм кулы сузалар. Барысына да Аллаhының  рәхмәте яусын, әниебезне хөрмәтләгән өчен Раббыбыз үзләрен олыласын. Исәнлек, тигез тормыш, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы теләп калам. Сез туганлыкны, күрше хакын хаклап, тату яши беләсез. Алдагы гомерегез дә муллыкта, дуслыкта, тынычлыкта узсын!

Нурия ХАФИЯТУЛЛОВА,

Димитровград-Зирекле Куак.