22 нче мәктәпне ремонтлыйлар

Алексей Русских гражданнарны шәхси мәсьәләләре буенча кабул итте.
Приемда Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе бинасын ремонтлауга бәйле мәсьәлә дә каралды. Бинаны техник яктан тикшерү барышында фасады белән отмосткаларының, шулай ук идәннәрнең яраксыз хәлдә булуы ачыкланган. Алексей Русских хәбәр итүенчә, агымдагы елда мәктәптә ремонт-яңадан торгызу эшләрен башкару һәм класс кабинетларына яңа җиһазлар сатып алу күздә тотыла. Бу максатта өлкәнең берләштерелгән бюджетыннан 24 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә. Регион башлыгы шәһәр администрациясе алдында ремонт эшләренең барышын һәм сыйфатын, графикның үтәлешен ата-аналар белән берлектә контрольдә тоту бурычы куйды.